«Син аңа акча санатып кара» — алып баручы Гөлназ Рәхмәтуллинаның нәсел тарихы
Алып баручы Гөлназ Рәхмәтуллина ВКонтакте сәхифәсендә үзенең әби-бабайлары тарихын язган.
«Әнинең дәү әтисе Әхмәтгали бабай (1880 ел тирәсе туган) — эшчән, җитез Чүпрә нәселеннән, Мөхәммәтҗан белән Нәсыйханың икенче уллары була. Өйләнеп, төп йорттан башка чыгып яши. Рус-япон сугышында катнашып кайта.
Яздан-көзгә кадәр җир эшкәртә, печән җыя, иген үстерә. Басу эшләре тәмамлангач, кышка Бакуга акча эшләргә чыгып китә торган була. Авылдан унлап кеше шулай нефть чыгару эшенә йөргәннәр. Хатыны Мәфтуха, ике баласын, йорт-җирне карап, язга кадәр үзе генә тора.
Бакудан бер кайтуында күршеләр бабайга болай ди: «Мәфтуханың күзләре начар күрә башлады, ахры. Сиңа белдерәсе килми бугай, үзе әйтмәсә, син аңа акча санатып кара әле». Бабай эшләп кайткан акчасын хатынына биреп карый — хәлләрнең чынлап та шулай булуы ачыклана…
Икенче көзгә бабайның тагын эшкә китәсе бар — хуҗалыкны ничек калдырып китәргә? Күршеләр икенче хатын алырга киңәш итә…
Шулай итеп, хатынының күзләре начар күрә башлаганны, Бакуга эшкә киткәндә балаларны, хуҗалыкны аңа калдырып булмаячагын аңлагач, Әхмәтгали бабай күршеләр киңәше белән, икенче хатынга өйләнергә ниятли. Мәфтухасыннан рөхсәт ала, ераграк бер авылдан димләп килен төшерәләр.
Әби белән бабай дип яздым язуын да, ә бит ул чакта аларга 35-37 яшьләр чамасы гына булган.
Мәфтуха башта ризалашса да, соңрак күңеле кабул итә алмый, туган нигезенә, әти-әнисе янына кайтып китә. Күзләре күрмәс хәлдә, көндәше кулына калу ансат булмагандыр шул. Үсмер улы белән кызы — Мөхәммәтгәрәй белән Рабига әтиләре янында калалар. Әхмәтгалинең яшь хатыны бер-бер артлы 4 бала таба.
Көннәрнең берендә Әхмәтгали бабай, мәчеттән җомга намазыннан чыккач, илдәге үзгәрешләр турында сөйләшеп торганда бер ялгыш сүз ычкындыра. «Бу яңа власть халык өчен кулай булмас кебек, озак тора алмас ул», — ди. Шул ук төнне кара киемле кешеләр бабайны өеннән алып чыгып китәләр. Бу 1918нең көзе була. Әхмәтгали бабайны Казандагы Пләтән төрмәсенә ябалар, ул шунда тиф авыруыннан үлеп китә.
Баздагы ике еллык икмәк запасын продразвёрстка вакытында конфискациялиләр. Бала-чага тулы йорт бер бөртек икмәксез кала. Бабайның яшь хатыны, бу хәлләрдән соң, бер кешегә ияреп башта Казанга, соңрак аннан да аерылып Петроградка китә.
Авылда абыйлы-сеңелле Мөхәммәтгәрәй белән Рабига кулында үги әниләренең берсеннән-берсе кечкенә 4 баласы кала. Төпчеге әле күкрәк баласы була, бичара сабый озак та утми үлеп китә. Уртанчыларына да ачлыктан бер-бер хәл булганчы дип, аларны Сөйки авылына приютка урнаштыралар.
Соңрак бу ике баланы бер гаилә уллыкка ала, алар Үзбәкстан якларына күчеп китәләр. Икенче хатынның олы улы Борһан бу йортта кала, Мөхәммәтгәрәй абыйсы белән алар бик күп авырлыкларны бергә күтәрәләр.
Күзләре сукырайган Мәфтуханың язмышын да беләсегез киләдер инде?
Шулай итеп, 40 яше дә тулмаган килеш күзләре сукыраеп, ире яшь хатын алганга әрнеп, әтиләренә кайтып китә ул. Уйлап карасаң, инде бар да беткән сыман, алда якты тормыш буласын күз алдына да китерерлек түгел. Әмма берзаман бик хикмәтле вакыйгалар башлана.
Яңасаладагы базарга күрше авыллардан да күп килә торган булалар. Балчыклыдан Җәләлетдин исемле кеше, базарга килгәч атын куеп торган йортның хуҗасына — Дәүләтша бабайга (сүз уңаеннан, ул минем әтинең дәү әтисе) үз хәлләрен сөйли. Дүрт баласы белән тол калган икән. Үзе читекчеләр нәселеннән, һөнәрле кеше була һәм аңа гел атын җигеп авылдан-авылга йөрергә, балаларын калдырып чыгып китәргә туры килә.
«Сезнең авылда миңа кияүгә чыгарлык, балаларны үстерешерлек берәр тол хатын юк микән?» - дип сорый ул. Аңа «Мәфтуха исемле бер хатын бар барын, күзләре күрми шул хәзер», - дип сөйлиләр.
Җәләлетдин Мәфтуханың өенә бара, төскә-биткә күркәм хатынны бик ошата.
«Чык миңа кияүгә, икебезнең дә балаларны ятим итмәбез, табибларга барып күзеңне ачтырырбыз, балаларга күз-колак булып өй түрендә генә утырырсың», — ди. Мәфтуха уйлый да ризалаша. Тәтештәге земство хастаханәсенә барып, операция ясаталар.
Бер күзенә операция ясатып, күрә башлагач, Мәфтуха әбием сөенеченнән: «Икенчесенә ясатып та тормыйк, монысына да бик риза», — дип, Балчыклыдагы йорт мәшәкатьләренә чума. Җәләлетдинның 4 баласына ана җылысын бирергә тырыша һәм Яңасаладагы 17 яшьлек улы белән 14 яшьлек кызының тормышын көйләү хәстәренә керешә.
Балчыклыда 3 яшендә әнисеннән, 10 яшендә әтисеннән ятим калган 16 яшьлек Сәрбиҗамал исемле кызны бик ошатып, аны Яңасаладагы улы белән таныштыра. Мөхәммәтгәрәй дәү әтиемә бу вакытта 17 яшь була. Күп тә үтми, өйләнешәләр. Минем булачак дәү әнием Сәрбиҗамал Яңасалага килен булып төшә.
Кызы Рабиганы исә Мәфтуха әбиемнең хәзерге ире Җәләлетдиннең улы Хәнифуллага ярәшәләр. «Кызым, күзем күрмәгәндә яныгызда булып тәрбия күрсәтә алмадым, хәзер ярдәм итим әле», — ди ул аңа. Шулай итеп, әниле-кызлы бер йортта яши башлыйлар.
Мөхәммәтгәрәй белән Сәрбиҗамалның гаилә тормышы 1920 елда башлана. Зур, тату нәсел булып 9 балалары туа. Төпчеге — 1945 елның 28 февралендә дөньяга килгән әнием Даимә Мөхәммәтгәрәй кызы. Исән булса, озакламый аңа 76 яшь тулыр иде.
Бу истәлекләрне әни авылыбыз тарихына багышланган китабына да кертте.
Балчыклыда Хәнифулла җизни белән Рабига апаның 7 баласы туа. Төп нигезгә инде оныкларының балалары кайтып йөриләр.
Бу хатирәләрне сүзен-сүзгә әнигә Балчыклы әбзәнкәбез сөйләп калдырган. Рабига апага яратып шулай дия идек. Мин бала чакта ул безгә 2-3 көнгә кунакка менә иде (бездә шулай — Балчыклыдан Яңасалага менәләр, Балчыклыга төшәләр). Алар минем әтинең әнисе Рәйхана дәү әнием белән элекке заман хәлләрен искә төшереп сөйләшәләр, алар янына күрше апалар керә. Ә миңа аларны тыңлавы кызык, тавышлары әле дә колакта, турылап ак яулык бәйләгән әбиләрнең тезелешеп утырып дога кылулары әле дә күз алдымда…
Рабига апа зиһене ачык, фикере дөрес хәлдә 97 яшенә җитте. Әнигә ул болай дип сөйләп калдырган: «Яңасала бик зур иде. Казандагы хәлле туганнарыбыз авылда сабын, кирпеч заводы ачарга ниятләгәннәр. Яңасала кала буласы иде». Әмма Беренче Бөтендөнья сугышы, революция аларның бу планнарын тормышка ашырырга мөмкинлек бирми…
Бу язмаларда телгә алган барча туганнарыбызның рухлары шат булсын. Әлеге тарихны яза башлавыма Зөлфия Максутованың нәселгә кагылган раскулачиваниелар турында постлары этәргеч булды», — дип язган ул.