Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Симез булудан туйдым. Нишләргә дә белмим»

Мин тәмам өметсезлеккә бирелдем, кемнән киңәш сорарга да белмим. Зинһар, файдалы киңәш белән ярдәм итегез. Мин чын юан хатын-кыз, «жируха».

news_top_970_100

Миңа 43 яшь, кияүдә. Ике балабыз бар - кызым инде зур, 19 яшендә, студент. Кече улыма 8 яшь, беренче сыйныфта укый. Бер яктан, барысы да яхшы кебек - иркен фатирыбыз, машинабыз, гомумән, бөтен әйберебез дә бар.

Ирем Василий белән икебез дә эшлибез, матди яктан барысы да яхшы, яшәргә мөмкин. Ләкин соңгы биш ел эчендә авырлыгым бик нык арта башлады. Нинди сәбәпләр аркасында икәнен дә белмим, әмма бу соң бала табу белән бәйле дип уйлыйм.

35 яшькә кадәр, ягъни кече улым белән йөкле булганга кадәр, мин бит зифа һәм чибәр идем, 46 яки «М» үлчәмле кием-салым кия идем. Ә хәзер, күз алдына китерегез - буем 163 сантиметр, авырлыгым 83 килограмм! Коточкыч хәл, шулай бит?! Миңа инде ирем Василий алдында оят, валлаһи! Билем күренми, май җыерчыклары гына…

Яңа ел алдыннан, ирем эштән эчеп кайтты. Мин аңа бусагадан ук: «Син нәрсә, Вася, нигә эчтең?» – дидем. Ә ул миңа: «Ярар инде, ачуланма, коллеганың туган көнен бераз билгеләп үттек», – диде. Аннары мине кочаклап алды да: «Ачуланма, «жируха»м минем», - диде. Әлбәттә, шаяртып кына әйтте, ә миңа, беләсезме, ничек оят булды. Шуннан соң мин аның белән бер атна диярлек сөйләшмәдем, ул ничекләр генә гафу үтенмәде. Хәтта миң күптән хыялланган бүләк – кыйммәтле эллиптик тренажер бүләк итте.

Өч айдан артык инде мин көн саен эллипста тир түгеп шөгыльләнәм, ә нибары ярты килограммга ябыктым. Инде балаларым көлә, әни тренажерны сындырма, без дә шөгыльләнәбез диләр. Мин эшкә иртән җәяү йөрим, ә бу кыска юл түгел – биш тукталыш. Даими рәвештә күнегүләр ясыйм, төрле кремнар һәм антицеллюлит гельләр сөртәм, ләкин авырлык та, май да - берни дә китми.

Ә хәзер иң мөһиме - диеталар һәм ризык турында. Менә диетологлар кичке 6дан соң ашамаска кирәк дип ышандыра. Ә мин аңламыйм, ничек кичен ашамаска мөмкин! Мин бит ач килеш йоклый да алмыйм. Юк, сез мине гел ашап кына тора икән уйламагыз. Мин яңа елдан соң туклану рационымны тулысынча үзгәрттем. Мисал өчен, шикәрдән баш тарттым, иртән кофе эчкәндә генә бер-ике кашык салам. Ак ипидән файдалы ипиләргә күчтем. Шулай ук азык-төлек порциясе күләмен киметтем, зур тәлинкәләрне кечкенәләренә алыштырдым.

Йоклар алдыннан, гадәт буенча ирем һәм балаларым белән парлап баллы чәй эчәсе килгәндә, кефир яки алмага күчтем. Төрле камыр ризыкларыннан, татлы ризыклардан, конфетлардан, казылыклардан баш тарттым. Даруханәдән ябыгу өчен махсус кофе сатып алам. Ә файдасы барыбер юк!

Минем ике дустым бар, аларның икесе дә – зифа буйлы, чибәр кызлар. Ә алар барысын да рәттән ашыйлар һәм бернинди диеталарда да утырмыйлар. Хәтта зарядка да ясамыйлар. Әйе, һәркемнең организмы төрлечә.

Тиздән җәй. Җәй көне матур күлмәкләр, үкчәле аяк киемнәре киеп, очып кына йөрисе килә. Ләкин минем фигурам белән нинди күлмәк! Мин киң, ябык күлмәк кенә кия алам. Хәзер «оверсайз» стиле актуаль булса да, мин мондый стильдә инде күп еллар даими йөрим. Беләсезме, кайвакыт минем эшкә дә барасым килми. Эштә бит барысы да диярлек зифа буйлы, ябык хатын-кызлар, ә мин алар арасында үземне симез сыер итеп хис итәм.

Дөресен генә әйткәндә, Василий белән мөнәсәбәтләребез дә элеккеге кебек түгел. Күрәм, минем ирем урамда яки кибеттә зифа буйлы хатыннарга күз салгалый. Элек ул мине гел кочаклап кына тора иде, хәзер бик сирәк.

Мин әле күптән түгел генә иремнән: «Дөресен әйт, мин бик симердемме? Син мине хәзер яратмый башладыңмы? Тик ялганлама», - дип сорадым. Ә Василий көлеп җибәрде дә: «Мин сине хәзер дә шулай яратам. Әгәр син бераз ябыгырга телисең икән, алтын кагыйдә бар – «азрак ашарга кирәк». Минем күзләремә яшь килде: «Мин бит, кош кебек кенә ашый башладым, син мыскыл итәсеңме?!» - дидем. Ә ул: «Әйе, син конфеттан баш тарттың, ә алманы берьюлы өчне ашыйсың, аннары учлап-учлап коры җиләк-җимеш ашыйсың, чикләвек чәйнисең. Ә аларда күпме сахароза барлыгын беләсеңме. Ә «Мультисид» икмәген бер утырганда ярты батон ашыйсың. Болай ничек ябыгып булсын соң, кадерлем?! Син бер нәрсә дә уйлама һәм рәхәтләнеп шатланып яшә, яки инде ябыгам дисәң, үз-үзеңне алдамыйча, чынлап та ябык», - диде. Беләсезме, мин иремә ничек үпкәләдем. Ә бит без Василий белән күптән бергә, 20 елга якын.

Күпләр бу яшьтә нигә ябыгырга, ирең бар, тормышың җайга салынган, балаларың янәшәдә дияр. Әмма теләсә кайсы яшьтәге хатын-кыз өчен иң мөһиме – үзен җәлеп итүчән, кызыклы, зифа итеп тою.

Мин интернетта ничек ябыгырга кирәклеге турында бик күп киңәшләр укыдым, һәм бер нәтиҗә ясадым, Вася әйткәнчә - азрак ашарга кирәк. Мин өметемне өзмим. 8-10 килограммга гына булса да ябыгу минем өчен могҗиза булачак.

«СахаПресс» сайтыннан тәрҗемә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100