news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Симермәс өчен ике киңәш

Симермәс өчен ике киңәш

news_top
Симермәс өчен ике киңәш
Россия Сәламәтлек министрлыгының штаттан тыш баш диетологы Виктор Тутельян симермәс өчен ике киңәш биргән. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Белгеч ике кагыйдәне истән чыгармаска кирәк дип саный.

"Беренче кагыйдә - рационның энергетик кыйммәте һәм организм сарыф иткән энергия тәңгәллеге законы. Күпме сарыф иттең - шулкадәр аша. Тәүлеккә ничә калория сарыф итсәң, организмга шул күләмдә ризык керергә тиеш. Әгәр ризык артык керсә, кешенең массасы арта, аннары ул симерә", - дип кисәтә табиб.

Икенче кагыйдә - организмга җитәрлек күләмдә биологик актив матдәләр керергә тиеш. Сәламәтлек белән проблемалар чыкмасын өчен, кеше организмын витаминнар һәм минераллар белән тәэмин итәргә тиеш. Әгәр бу ихтыяҗны азык-төлек белән генә тәэмин итеп булмаса, табиб киңәш иткән витаминнарны эчү хәерле.

"Безнең организмга ризык белән бергә 170 ләп химик кушылма керергә тиеш", - ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар