Россия Сәламәтлек министрлыгының штаттан тыш баш диетологы Виктор Тутельян симермәс өчен ике киңәш биргән. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.
Белгеч ике кагыйдәне истән чыгармаска кирәк дип саный.
"Беренче кагыйдә - рационның энергетик кыйммәте һәм организм сарыф иткән энергия тәңгәллеге законы. Күпме сарыф иттең - шулкадәр аша. Тәүлеккә ничә калория сарыф итсәң, организмга шул күләмдә ризык керергә тиеш. Әгәр ризык артык керсә, кешенең массасы арта, аннары ул симерә", - дип кисәтә табиб.
Икенче кагыйдә - организмга җитәрлек күләмдә биологик актив матдәләр керергә тиеш. Сәламәтлек белән проблемалар чыкмасын өчен, кеше организмын витаминнар һәм минераллар белән тәэмин итәргә тиеш. Әгәр бу ихтыяҗны азык-төлек белән генә тәэмин итеп булмаса, табиб киңәш иткән витаминнарны эчү хәерле.
"Безнең организмга ризык белән бергә 170 ләп химик кушылма керергә тиеш", - ди белгеч.