26 сентябрь көнне Казанның Юдино бистәсендәге Зөбәрҗәт күлендә «Чисталык марафоны» квест уены форматында өмә була. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте. Өмәгә дүрт кешедән торган командалар кушыла ала. Моның өчен 23 сентябрьгә кадәр төркемне теркәргә кирәк.
Катнашучылар яр буе киңлекләрен җыештырачак. Өмә тәмамлангач, волонтерлар өчен концерт һәм күңел ачу программасы, бүләкләр уйнату була. Чарада катнашучылар кыр кухнясында әзерләнгән хуш исле ризык белән сыйлана ала. «Чисталык марафоны»нда җиңүчеләр өчен бүләкләр әзерләнә, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе.
Җыештыру кирәк-ярагын оештыручылар үзләре бирә. Катнашучыларга савыт-саба (чокыр, тәлинкә, кашык һ.б.) һәм шәхси саклану чаралары алырга киңәш итәләр. Өмә урынына кадәр махсус трансфер бирелә. Автобуслар 08:30 сәгатьтә Габдулла Тукай урамы, 64 һәм Красное Село урамы, 51 (КДЭУ) адреслары буенча урнашкан биналар яныннан китә. Трансфер кирәк булган катнашучыларнга теркәлергә кирәк.
Чара Россия күләмендәге «Яшел Россия» өмәсе һәм илкүләм «Экологик иминлек» проектының «Россия суы» акциясе кысаларында уздырыла.