Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Техник дефолт Россиядә гади халыкның тормышына нинди йогынты ясый?

news_top_970_100
Техник дефолт Россиядә гади халыкның тормышына нинди йогынты ясый?
https://pixabay.com/

Россия финанслар министры Антон Силуанов илдә техник дефолт игълан ителгән очракта гади кешеләрнең тормышында берни дә үзгәрмәячәген әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Берничек тә чагылмый, берни дә үзгәрми», - диде Силуанов журналистларның техник дефолтның Россия халкының тормышына йогынтысы турында сорауга җавап биргәндә.

Аның сүзләренчә, дефолтны көнбатыш финанс структураларының үз инвесторларына күрелгән чарасы дип кабул итәргә кирәк.

«Без ышанычлы заемчы, тышкы бурычлар буенча вазифаларыбызны бу катлаулы шартларда ничек башкарган булсак, тагын шулай ук вариантлар эзлиячәкбез. Ә андый вариантлар бездә әзерләнә», - диде Силуанов.

АКШ Финанслар министрлыгы Россиянең тышкы бурычына хезмәт күрсәтү лицензиясен озайтудан баш тартты. Лицензия 25 майга кадәрле иде, дип яза «Татар-информ».

Тышкы бурычлар буенча рубль белән түләү Россиядә дефолт барлыкка китерми, дип белдерде сенатор Елена Перминова. Чөнки бу норма башта ук доллар белән түләп булмау очрагы өчен исәпкә алынган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Россиядә дефолтны булдырмау мөмкинлеге һәрвакыт бар иде», - дигән сенатор.

  • Техник дефолт - заемчы бурычлары буенча чираттагы кертемен түләмичә займ килешүен бозган, ләкин килешү киләчәктә үтәлергә мөмкин булган очракта игълан ителә. 
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100