Иркутск өлкәсендә 2 җирле кеше 33 яшьлек ир-атны кыйнаган һәм силикон шланг белән буып үтергән, шуннан соң аның мәетен елгага ташлаганнар. Бу хакта РЕН ТВ хәбәр итә.
«22 апрельдә Чуна елгасында 33 яшьлек ир-ат мәете табыла. Тикшерү барышында ачыклаганча, 2024 елның 30 октябрендә Тайшет – Квиток автоюлының 21 нче чакрымында 2 ир-ат Красноярск кешесен кыйнаган, шуннан соң аны силикон шланг белән буып үтергәннәр», – диелә хәбәрдә.
Җинаятьчеләр ир-атның мәетен багажникка салган, шуннан Чуна елгасына илткән, пычак белән яралаган һәм суга ташлаган.
«Бертөркем затлар тарафыннан кылынган үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүчеләр кулга алынган. Хәзерге вакытта булган хәлнең барлык шартлары ачыклана.