news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сиксән яшьлек әби урманда ике көн адашып йөргән

Әбине туганнары, авылдашлары, күрше авыл халкы эзли.

news_top
Сиксән яшьлек әби урманда ике көн адашып йөргән
https://pixabay.com

Якутиядә яшәүче 80 яшьлек хатын-кыз урманда ике көн адашып йөргән һәм исән калган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Томский районындагы Кытыл авылында яшәүче Светлана Степанова 19 июльдә урманга чыгып китә. Кич белән кайтмагач, туганнары әбине эзли башлый. Алар төн буе урманда йөри, тик әбине таба алмыйлар.

Иртә белән Кескил һәм Хандыги авылы халкы да әбине эзләшә башлый. Полиция дә бу эшкә кушыла. 

Әби коткаручылар янына үзе килеп чыккан. Аны икенче көнне генә тапканнар. Аннары хастаханәгә озатканнар.

«Олы яшьтә булуына карамастан, ул 32 сәгатьтән артык вакыт эчендә урманда ялгызы гына исән кала алган. Көндез эссе, төнлә салкын, черкиләр, кигәвеннәр һәм вак бөҗәкләр сырып алуга карамастан, ул исән», диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар