news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Сикермә!»: Янгын чыккач, балконда калган кешене сикермәскә үгетлиләр – куркыныч кадрлар

news_top

Сыктывкар шәһәрендә 8 катлы йортта янгын чыгып, берничә фатир янган. Йортта чыккан куркыныч видео социаль челтәрләрдә таралды. Янгын вакытында бер кеше балконда кала. Аны сикермәскә үгетлиләр: «Сикермә! Хәзер баскыч куеп төшерәбез!» – диләр.

«База» язуынча, янгын 5нче катта башлана, аннары 6нчы, 7нче катларга күчә. Корбаннар булмаган.

Коми Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе хәбәр иткәнчә, йортта яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр. Бу хакта gorodche.ru сайты яза.

Янгын мәйданы 170 квадрат метрны тәшкил иткән. Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар 90 кешене эвакуацияләгән һәм 10 кешене коткарган, аларның өчесенә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән. Янгын урынында 29 янгын сүндерү машинасы һәм 66 кеше эшләгән.

Тынычлык урамы, 17нче йорттагы янгын 10 декабрьдә, 21:30 сәгатьтә башланган. 5нче каттан югарырак катлар төтенләп торган, шуңа күрә йортта яшәүчеләрне эвакуацияләүне тизләтергә кирәк була. 22:20 сәгатьтә ут 5нче каттан 8нче катка кадәр тышкы балконнарга күчә, шуннан соң 11 автоцистерна һәм 2 автобаскыч кулланганнар. Янгында корбаннар булмаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар