Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сикергән-сикергән дә тәрәзәдән чыгып очкан

news_top_970_100

12 июль көнне көндез 4 яшьлек Саша (исеме үзгәртелгән), әнисе йорт эшләрен эшләгән арада, бүлмәдә уйный. Җыелган энергиясен кая куярга белмәгәч, малай ачык тәрәзә янында торган кәнәфидә сикерергә тотына. Бервакыт ул каты итеп сикерә һәм тәрәзәдән очып чыга. Әнисе, баласының юк икәнен күреп, аның артыннан сикерә.

«Baza» телеграм-каналы хәбәр итүенчә, зур бәладән гаиләнең беренче катта яшәве коткара. Саша башы белән аска егыла. Аның маңгай сөяге сынган, реанимациядә ята. Баланы хәле ярыйсы. Тиздән Сашаны хастаханәдән чыгарырга тиешләр.

Прокуратура хәбәр итүенчә, малайның гаиләсе тулы, учетта тормый. Ведомство булган хәлнең барлык шартларын тикшерәчәк, дип яза «Комсомольская правда».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100