Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сикерә башласам, бәреп төшерә»: Илсөя Бәдретдинова канатландыра торган кешесен күрсәтте

news_top_970_100
«Сикерә башласам, бәреп төшерә»: Илсөя Бәдретдинова канатландыра торган кешесен күрсәтте

Илсөя Бәдертдинованың Казан концертына күп кенә популяр җырларының авторы, дусты Айдар Тимербаев та килгән. Җырчы сүзләренчә, Айдар Тимербаев – аның өчен якын дус кына түгел, шәхси психологы да әле.

«Сезнең алда – Татарстанның атказанган артисты, йөзләгән, меңләгән хит җырларның авторы Айдар Тимербаев. Мин Айдар турында тагын бер сүз әйтә алам. Ул минем өчен дус кына, композитор гына түгел. Ул – мине, кирәк чагында, бик сикерә башласам, бәреп төшерә торган кеше. Әйе, мин беркемнән кисәтү кабул итмәгән очракта да, Илсөя, туктале, дип, Айдар шундый матур иттереп аңлатып куя.

Бетә башласам да, канатландыра торган кеше ул. Заманында, тормышымның бик авыр чагында, бернидән курыкмыйча: «Илсөя, прорвемся», – дип, кул сузган кеше дә әле ул», – дип тәкъдим иткән Айдар Тимербаевны тамашачыга җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100