Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сикерә-сикерә башына типкәннәр». Кисәтү ясаган күрше хатынны вәхшиләрчә үтергәннәр

Мәрхүмәнең ике баласы ятим калган.

news_top_970_100
«Сикерә-сикерә башына типкәннәр». Кисәтү ясаган күрше хатынны вәхшиләрчә үтергәннәр
https://pixabay.com/

Былтыр Омск шәһәре читендәге күп катлы йортта бер хатынны вәхшиләрчә үтерәләр. Ике күрше — Елена һәм Татьяна (исемнәр үзгәртелә) озак вакыт низаглашып яши. Елена Татьянаның төнге тормышы белән канәгать түгел. Аның фатирында гел табын корып, тавышланып утыралар, бәйрәмне урамда дәвам итәләр. Алар әйләнә-тирәдәгеләргә комачаулый, тик ачыктан-ачык бары Елена гына кисәтү ясый. Кайчакта алар сугышалар да. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Бер тапкыр ул мин каты итеп төртеп җибәрде, мин егылдым, авырлы идем — балам төште», — дигән булган ул вакытта Елена тикшерүчеләргә.

Фаҗига булган көнне Татьяна чираттагы бәйрәмнән абыйсы Денис белән кайтып килә. Елена аңа кабат һөҗүм итә, маңгаена суга. Сугыш башлана, исерек күрше хатын җиңелә башлагач, туганын ярдәмгә чакыра.

Туганнар Еленаны пычак белән сугып кыйный. Каршы тора алмый башлагач, Еленаның башына сикерә-сикерә кыйныйлар. Елена үлгән икәнен аңлагач, туганнар өйгә кайтып китә. Бераздан алар җинаять урынына кабат килә. Алар мәрхүмәнең киемнәрен һәм телефонын ала. Аннан бу әйберләрне сатмакчы булалар.

Татьяна белән Денис, Еленаның канлы әйберләрен пакетка салып, өйгә алып кайта. Бу әйберләрне тикшерүчеләр таба. Татьяна белән Денисны изоляторга ябалар, ләкин хәзер аларны вакытлыча иреккә чыгарганнар.

Мәрхүмә Еленаның 11 яшьлек кызы һәм нәни улы ятим калган. Еленаның Испаниядә яшәүче әнисе Омскига кайткан. Ул балаларга опека рәсмиләштерә.

Омск өлкә судының рәсми вәкиле Асер Абишов сүзләренчә, абыйлы-сеңелле туганнар гаебен өлешчә таный. Хәзер судлар бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100