Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сикер һәм курыкма, син исән каласың!» Әни кеше кызын коткару өчен үзен корбан иткән

news_top_970_100
«Сикер һәм курыкма, син исән каласың!» Әни кеше кызын коткару өчен үзен корбан иткән
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Приморьеда үчле ир-ат күрше фатир ишегенә ут төрткән һәм баланы әнисез калдырган. Ут капкан фатир тәрәзәсеннән сикергәндә, әнисе кызына: «Сикер һәм курыкма, син исән каласың!» – дигән. Әни кеше баласын коткару өчен үзен корбан иткән, дип яза «Комсомольская правда».

2018 елның ноябрендә Владивосток шәһәрендә яшәүче 45 яшьлек Ольга (исеме үзгәртелә) өендә таныш ир-ат белән сөйләшеп утыра, янында 13 яшьлек кызы була. Аннары фатир яна башлый.

Ольганың гаиләсе Сергей исемле ир-ат аркасында фаҗига кичерә. Прокуратура белешмәсе буенча, бу көнне Сергей 3 дусты белән Ольга яши торган фатирның күршесендә хәмер эчә, аннары алар талаша. Сергей ачулана һәм фатирдан китеп бара. Бераздан кире килә һәм фатир ишегенә ут төртә. Урамда шиналар таба, аларны ишек янына куя. Коридор тар булганга, покрышкалар күрше фатир ишеген дә томалый.

Сергейның планы барып чыкмый – ут аның дуслары булган фатирга түгел, Ольга фатирына күчә. Төтен тула башлагач, Ольга ишекне ача алмый, алар тончыга. Ул кызын гәүдәсе белән каплап тәрәзә янына алып килә. Фатир 8нче катта, янгын баскычы юк. Әни кеше ничек тә исән калуны уйлый.

Кызы беренче сикерә, ул кер элә торган бауга эләгеп кала, бу – егылуны йомшарта. Кыз имгәнә, аны хастаханәгә салалар. Әни кеше исә егылып һәлак була.

Ольганың дусты исә сикерергә теләми, ул ишекне бәреп ачарга тырыша, аннары ишек ачыла, ир-ат котыла. Аның тәненең 50 проценты пешә.

Сергей үч алырга теләгән ир-атлар барысы да исән. Икесе янгын вакытында фатирда була, берсе аңа кадәр чыгып киткән.

Сергейны тоталар, җинаять эше ачыла, аны тикшереп бетереп, судка тапшырганнар.

«КП» белешмәсе буенча, Ольганың кызы хәзер студент инде, ул яшәргә тырыша, әле дә травмаларын дәвалый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100