news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шикәрнең нинди файдасы һәм зыяны бар?

news_top
Шикәрнең нинди файдасы һәм зыяны бар?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Шикәр баш мие эшчәнлеген активлаштыра, хәтерне яхшырта һәм кәефне күтәрә. Бу хакта нутрициолог Анна Демина сөйләде, дип яза «Радио 1».

«Шикәр баш мие эшчәнлеген активлаштыра һәм хәтерне яхшырта. Бу – организмның һәр күзәнәгенә кирәк булган глюкозаны алу өчен иң тиз чыганак. Глюкозаны иң төп кулланучы – баш мие», – дип аңлаткан табиб.

Канда глюкоза түбән булганда, шикәр көчне арттыра һәм кәфене күтәрә, эндорфин – «бәхет гормоны» эшләп чыгара. Баллы ризык ашаганнан соң хәл яхшырып китә, кәеф күтәрелә, арыганлык күпмедер вакытка югала.

Әмма шикәрне кирәгеннән артык ашау шикәр диабеты куркынычын арттыра, кандагы глюкозаны арттыра, тазаруга китерә һәм иммунитетны киметә, дип кисәтте табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар