Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шикәрле-сөтле күмәч рецепты

news_top_970_100
Шикәрле-сөтле күмәч рецепты
Фото: Freepik.com

Чәй янына ачы камырдан бик тәмле, татлы күмәч пешерергә тәкъдим итәбез. Бу – бик танылган рецептларның берсе.

Камыр өчен кирәк: ярты стакан чамасы сөт, 1 чәй кашыгы коры чүпрә (чи булса – 1 аш кашыгы), 4 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы ваниль шикәре, 2 йомырка, 70 грамм ак май, бер чеметем тоз, 300 грамм он.

Башта чүпрәне күпертеп алабыз: җылы сөткә чүпрә, бераз гына шикәр һәм он салып бутап, 15 минут җылы урында тотабыз. Аннары бүлмә температурасында йомшарган ак май, шикәр, тәм өчен ваниль, тоз һәм 2 йомырканы бер савытка салып болгатабыз. Бераздан шуңа чүпрәле сөтне һәм калган онны кушып, сыеграк кына камыр ясыйбыз. Камыр кулга ябышмасын өчен, кашык яки миксер белән бутыйбыз. Өстен каплап, 1 сәгатькә кабарырга җылы урынга куябыз.

Камыр кабаргач, аны махсус формага яки табага бушатып, өстен тигезлибез һәм тагын кабарганын көтәбез.

Газ миченә куяр алдыннан күмәч өстенә таяк яки бармак (көнбагыш маена батырып) белән төртеп, тишекләр ясап чыгабыз. Шуннан соң ак май белән шикәрне уып сибәбез. 180 градуста 30 минут тирәсе пешерәбез.

Пешеп җитәрәк мичтән алып, күмәч өстенә 200 миллилитр 20 процентлы сөт өсте (сливки) салабыз һәм кабат мичкә куеп, 7-10 минут тотабыз. Өсте көя башлаган кебек тоелса, пергамент кәгазе белән капларга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100