news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шикәрле рогаликлар рецепты

news_top
Шикәрле рогаликлар рецепты
Лилия Мортазина

Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында яшәүче Лилия Мортазина социаль челтәрдәге сәхифәсендә чәй янына татлы ризык – рогалик рецепты белән уртаклашты.

Камыр өчен 1 йомырка, 150 грамм атланмай, 5 грамм чүпрә, 75 грамм сөт, чеметем тоз, тәменчә шикәр комы, 2 грамм көпшәкләндергеч кирәк була.

«Җылы сөткә чүпрә салабыз. Майны эретергә һәм суытырга. Көпшәкләндергеч, тоз, шикәр комы салып камыр басабыз һәм 1,5 сәгатькә суыткычка куябыз. Камырны өчкә бүлеп җәймә ясарга һәм 16 өлешкә бүләргә. Аннары һәрберсеннән рогалик ясап куябыз. Рогаликларга шикәр комы сибеп, табага тезәргә. 180 градуска кадәр кызган духовкада пешерәбез», – дип язган блогер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар