Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шикәрле күмәч рецепты

news_top_970_100
Шикәрле күмәч рецепты
freepik.com

Чәй табынына төче камырдан җиңел генә күмәч пешереп була. Әлеге рецепт белән «Атна вакыйгалары» газетасы бүлешә.
 
Камыр өчен кирәк: 1 йомырка, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы ванильле шикәр, бер чеметем тоз, 150 мл кефир, 80 мл көнбагыш мае, 350 г он, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель).

Иң элек савытка йомырка, шикәр комы, ванильле шикәр, тоз, кефир һәм үсемлек маен салып болгатырга. Онны икегә бүләргә. Камырга башта онның беренче яртысын кушарга, аннары икенче яртысына камыр көпшәкләндергеч өстәп салырга һәм әйбәтләп басарга.

Камырны каплап, 20 минут ял иттерергә кирәк. Шуннан соң аны 10 кисәккә бүләргә, алардан түгәрәкләр әвәләргә. Һәркайсының өстен шикәр комына, көнҗет орлыгына (яратсагыз, дарчин кушылган шикәр комына һ.б.) батырып алырга.

Табага тезгәч, күмәчләрнең өстен пычак белән 2-3 сызык ясап кисеп чыгарга.

180 градуска кадәр кызган газ мичендә 20-25 минут пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100