news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шикәр диабеты турында миф һәм чынбарлык

news_top
Шикәр диабеты турында миф һәм чынбарлык
Фото: © «Татар-информ»

Шикәр диабеты – дөньяда иң киң таралган хроник авыруларның берсе. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында бу авыру белән бәйле киң таралган мифлар турында хәбәр иткәннәр.

Миф 1: шикәр диабеты – авырлыгы артык булган кешеләрдә генә барлыкка килә торган авыру.

Чынбарлык: артык авырлык 2 нче типтагы диабет өчен куркыныч фактор булса да, нормаль авырлыктагы кешеләрдә дә шикәр диабеты үсәргә мөмкин.

1 нче типтагы диабет, мәсәлән, ешрак балаларда һәм яшьләрдә барлыкка килә, һәм аның сәбәпләре артык авырлык белән бәйле түгел.

Миф 2: шикәр диабеты – баллыны яратучылар авыруы.

Чынбарлык: диабетның сәбәбе – татлы ризыкны ярату гына түгел, ә ашказаны асты бизенең эшчәнлеге бозылу, ул җитәрлек дәрәҗәдә инсулин эшләп чыгармый яки инсулин тиешенчә эшләми.

Физик активлык җитмәү, артык авырлык һәм нәселдәнлек шулай ук куркыныч факторлар булып тора.

Миф 3: Авыру симптомнары миндә юк, димәк, миндә диабет та юк.

Чынбарлык: диабет яшерен рәвештә, ачык симптомнарсыз үсә ала, бигрәк тә башлангыч стадияләрдә. Күп кешеләр җитди катлауланулар килеп чыкмыйча яки медицина тикшерүе вакытында кандагы глюкозаның югары дәрәҗәсе ачыкланмыйча, авыру барлыгын шик астына алмый.

Бу бигрәк тә 2 нче типтагы диабет өчен актуаль, ул әкренләп үсә һәм шикәр дәрәҗәсе критик күрсәткечләргә ирешкәнче сизелмәскә мөмкин.

Шуны онытмагыз: профилактика һәм иртә диагностика бу авыру белән идарә итүдә төп рольне башкара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар