Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сихерне сихер белән дәвалап буламы? (Сорау-җавап)

“Соңгы араларда сихер турында еш ишетергә туры килә. Ә сихерне икенче сихер белән дәвалап буламы икән?”

news_top_970_100
Сихерне сихер белән дәвалап буламы? (Сорау-җавап)

Интертат.ру электрон почтасына Рәмзия юллаган бу сорауга, Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә:

- Сихерне икенче сихер белән дәвалау шәригать тарафыннан тыелган. Бу имансызлык чагылышы булып тора. Җәбир шулай сөйләгән: “Аллаһ Рәсүленнән сихерне (икенче бер сихер белән) дәвалау турында  сорагач, ул: “Бу – шайтан гамәлләренең берседер”, - дигән. Сихерне җеннәр кабиләсенең сихер өчен җаваплы башлыгына, аннан ярдәм һәм шәфәгать сорап мөрәҗәгать итә һәм шуның белән зур гөнаһ эшли, тирән мәҗүсилеккә бата. Әгәр дә үзе башкарган сихерне ул сихерче үзе ала икән, бу Аллаһ ихтыярында. Ә инде сихерне башка сихерче эшләгән икән, сихерләнгән бу кешедән җеннәр барыбер  чыгып китмәскә мөмкин. Иманын җуйган кешегә мөрәҗәгать иткән һәм шайтаннардан шәфәгать сораган кеше бик зур гөнаһ эшли. Бу дөньяда да, ахирәттә дә Аллаһының җәзасын алырга лаек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100