Сихер корбаннары: яратмаган кеше белән торырга мәҗбүр ир-атлар
Сихер, бозымга юлыгып, тормышлары асты-өскә килгән ир-атлар «Татар Информ» хәбәрчесенә үз тарихлары белән уртаклашты.
Кешене үз теләгең белән генә яраттырып буламы икән ул? Белмисезме? Була дисәм, ышанырсызмы? Сихер юлы белән кешене каратып булуга ышанганнар, ышанмаганнар, үзләре сихергә юлыкканнар бар. Кемнеңдер шулай ире, кемнең хатыны киткән. Кемдер бәхетле, кемдер бәхетсез булган. Кемдер сөйгәнен гаиләсеннән тартып алган. Кызганыч, әйеме? Сихерләнгән ир-атлар үзләре ни өчен бу юлга эләккәннәре хакында сөйләде.
Сәламәтлек хакына алыштырылган ялган мәхәббәт
«Яратып өйләндем», — дип башлады сүзен Рамил. Хатыны белән бергә ул ун ел торган. «Безгә гел аның дус кызы килеп йөри торган иде. Аның мине ошатканын белә идем. Ләкин хатыныма бу хакта әйткәнем булмады. Аларның арасын бозасым килмәгәндер инде. Икенче яктан, өйләнгән булуыма карамастан, миңа башкаларның карый алуы да ошады. Башта (исемен үзгәртте) Ралинә хатынны миңа каршы котырта иде. Хыянәт итүдә ничә тапкыр гаепләде. Мине башка кызлар белән күрдем, дип сөйләгәне дә булган. Без Ралинәне барлык бәйрәмнәргә дә чакыра торган идек. Ул ялгызы гына яши. Туганнары да, башка дуслары да юк. Авылда карт әбисе генә бар. Ул аның янына бик сирәк кайта торган иде. Әбисе йөри алмаса да, аның артыннан җыеп йөрисе килмәде аның. «Мин яшьлегемне әби карауга үткәрә алмыйм», гына диде. Яңа елны бергә каршылаганда ул миңа үзенең хисләре хакында әйтте. Без барыбыз да хәйран гына эчкән идек. Балконда тәмәке тартканда, ул яныма чыгып, яратканы хакында әйтте. Миңа таба сыешты, мин аны этеп, өйгә кереп киттем. Хатыныма бу хакта сөйләмәдем. Шушы хәлдән соң, Ралинә безгә килүдән туктады. Озак тормый, хатыным авырый башлады. Башы авырта, урыннан тора алмый. Кайсы гына табибка барсак та, алар берни таба алмадылар. Ул сәламәт иде. Туганнары аша күрәзәче таптык. Хатыным башта барырга теләмәде, ләкин, хәле начарлангач, барырга булды.
Әби белән алар икесе генә калды. Мин бер атнадан соң гына хатыным артыннан килдем.
Нәрсә эшләгәннәрен сөйләдеме соң? Ничек алай ышанып калдырып китә алдыгыз?
Сөйләмәде. Әйтергә ярамый гына диде. Әби китәр алдыннан үзе янына чакырды. Хатының терелер, ләкин аның бәясе бар, диде. Мин акча турында әйтәдер дип уйладым. Ул, әйтерсең лә минем баштагы уйларны укыган сыман, акча сорамаганы хакында әйтте. «Вакыты җиткәч аңларсың. Мин берни дә үзгәртә алмыйм. Хатының яшәсен дисәң, сиңа үзең белән түләргә туры киләчәк», — диде. Мин кайтып киттем. Хатын белән талаша башладык. Ул терелә барган саен, безнең арада мөнәсәбәтләр бозыла барды. Соңгы тапкыр талашкан көнне мин өйдән чыгып киттем. Үзем дә аңламадым, Ралинәнең өенә бардым. Ник килгәнемне дә, ни теләгәнемне дә белмәдем. Ул мине өенә чакырды. «Күптән көттем», диде ул миңа. Ул төнне без бергә булдык.
Хыянәт иттең, димәк, сөйләдеңме соң хатыныңа?
Әйе. Иртән торгач, нәрсә эшләгәнемне аңладым. Эчтән шундый авыр булды. Юк, мин хатынымны ярата идем. Ләкин нәрсәдер мине Ралинә янына этәрә иде. Мин аны ташлап чыгып киттем. Бик каты эчә башладым. Өйгә кайтып ни күзләр белән караганымны да, ни әйткәнемне дә исемә төшерәсем килми. Барысы да бер сценарий белән барган сыман тоелды. Мин эчәм. Онытылам дип уйлыйм һәм иртән Ралинә янында уянам. Хатыным тулысынча сәламәт. Ә мин яратмаган кеше янында. Ничә тапкыр Ралинәдән китәргә тырышып карадым. Һәр иртән барыбер аның янында булам. Нишләтте ул мине. Мин аның белән сөйләшеп тә карадым. Яратмаганым хакында әйттем. «Эшләгәнне төзәтеп булмый, син миңа хәзер гомерлек бәйләнгән инде», — диде ул миңа.
Яңадан күрәзәчегә барып карамадыңмы?
Бардым. Ул әби үлгән. Минем бердәнбер ышанычым да югалды. Хәзер мин хатынымның гомере хакына, Ралинә белән яшәргә тиеш. Әгәр дә мин аның янына кайтсам, аның авыруы тагын кузгалачак.
Сихердән качып, Мәскәүгә
Сәет Казаннан күчеп китеп, Мәскәүдә яши. .
Безнең гаиләбездә буыннан-буынга күчә торган сихер бар. Минем бабаемның бабасын каргаганнар. Ул авылда бик чибәр һәм тырыш егет булган. Кызлар артыннан күп йөргән. Ул авылындагы күрше кызына гашыйк булган. Үзенең хуҗалыгы булган. Камалия исемле күрше кызы бик нык күңеленә кергән. Аның артыннан озак вакыт йөргән бер кыз булган.
Сәет бабам белән Камалия әби өйләнешкән көнне ул аларга килгән. Өстендә ертылып беткән кара күлмәк булган. Ул бабамның каты итеп кулын кискән. Канына буялган чәчәк бәйләмен Камалия әбигә бүләк иткән.
Бабайлар сөйләве буенча, алар озак тора да алмаганнар. Күп тә үтми, бабай Камалия әбигә хыянәт итә башлаган. Үзе үкенгән, ләкин теге кыз янына йөргән. Минем бабам белән әбинең дә шушы хәл кабатланган. Әти белән әни дә. Әтиләр аерылышты. Әби белән бабай бергә. Һәр буын саен бездә малайлар туа. Үсү чорында алар янәшәсендә гел кара чәчле кыз була. Шунысы гаҗәп, ул кыз буын саен туры килә. Бабайлар сөйләве буенча, кыяфәте белән алар барысы да сихер ясаган кызга ошаган. Безнең нәсел егетләре үзләренең чын мәхәббәтләрен тапкач та, үзләре дә сизмичә, башкага, шушы яннарында үскән кызларга китәләр иде. Әтием дә әнидән тезләнеп гафулар үтенә торган иде.
Әллә соң ул бозымнан котылып булмыймы?
Җиде буынга кадәр барачак, диләр. Казанда туып үссәм дә, бу сихердән арынырга дип, Мәскәүгә чыгып киттем. Чөнки минем дә туып үскәннән бирле, янымда гел күрше кызы булды. Кара чәчле. гел бабамнар сөйләгән кызга ошаган. Ләкин күңелемә бер дә якын түгел шул.
Чыгып китүем, язмышымнан качу кебегрәк булды бугай инде. Яраткан кешемә гомер буе хыянәт итеп яшисем килми бит.
Әлбәттә, әти каршы торырга тырышып карады. Борчылудан хәтта аның аяклары да йөрмәс булды. Тик әти бик кызганыч булса да, чыгып киттем инде.
«Хатыным миннән балага уза алмый»
Мин Фәимә белән танышканга ике еллап бардыр. Ул безгә эшкә урнашты. Йөзе кара, зәңгәр күзле, чәче чем кара иде аның. Никтер ул мине башкалардан нык аерды. Гел елмая, мине бергә кафега барырга чакыра торган иде. Мин өйләнгән ир. Хатынымны бик нык яратам. Мин аңа бу хакта әйттем. Безнең арада бер әйбер дә була алмаячагын аңлаттым. Ул көнне ул миңа бик нык ачуланды. «Минем кем икәнне белмисең. Барыбер минеке булачаксың. Мин теләгәнемне һәрвакыт алам», — диде. Ул вакытта бу сүзләрдән мин көлгән идем.
Барысы да баладан башланды. Ул вакытта хатыным йөкле иде. Бала төште. Беренче, аннан икенче тапкыр. Без икебез дә депрессиягә бирелдек. Бармаган табиб калмады, күрәзәчеләргә дә йөрдек. Эштә бик нык Фәимә булышты. Соңга калганда да җитәкче янында яклады. Утырып сөйләшә торган булды.
Үзем дә сизмәстән без аның белән якынайдык. Әйтерсең лә ул минем эчтә нәрсә булганын белә торган кебек тоелды. Мин аңа хыялларымны да, бала теләгәнем хакында да сөйләдем. Ул үзен тәкъдим итте. «Әйдәгез, мин сезгә бала алып кайтам», диде. Мин башта ризалашмадым. Хатыныма да бу хакта ничек әйтергә дип озак уйладым. Ләкин без икебез дә бала үстерергә хыялландык. Хатыным мине тыңлады, ризалашты. Шул ук көнне төшемдә әбием керде. «Ялгышлык эшлисең. Әгәр бу хатын сиңа бала тапса, үзеңне дә, хатыныңны да юк итәсең. Кара чәчле сиңа бозым ясаган. Хатыныңның шуңа баласы юк».
Мин бу төшне башымдагы уйларга бәйләдем. Фәимәнең үзеннән дә сорадым. Ул әлбәттә инде, юк, дип тормады. Чыннан да, ул безнең арада бәйләнеш булдырган. Аннан гына минем бала була алачак икәнлекне әйтте. Үзе дә кемгә генә өйләнсәм дә, минем балам булмый диде.
Башыма күсәк белән китереп суккан сыман булды. Башта ышанырга теләмәдем. Хәзер генә аңлыйм. Ләкин хатыныма хыянәт итмәячәкмен. Бала булмаса булмас.