news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сихәтле чишмә буенда ял иткәндә әнисен дә, улын да яшен сугып үтергән

Төнлә белән палаткага яшен суккан.

news_top
Сихәтле чишмә буенда ял иткәндә әнисен дә, улын да яшен сугып үтергән
https://pixabay.com

Тува Республикасында тайгада хатын-кыз белән ир-атны яшен сугып үтерү турында хәбәрне тикшерүчеләр ачыклый. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РИА Новости яза.

«Сут-Хольский районының хокук саклау органнарына килгән хәбәр буенча, ашыгыч ярдәм фельдшеры тайгада 54 яшьлек хатын-кыз һәм аның 19 яшьлек улының үлемен ачыклаган. Алар яшен сугуда һәлак булуы ихтимал. Әлеге факт буенча тикшерү оештырылды», диелә ведомство хәбәрендә.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, мәрхүмнәре шимбә көнне Сут-Хольский районында дәвалый торган сихәтле чишмәдә була. Төнлә белән палаткага яшен суга. Мәрхүмнәрнең гәүдәләрен тапкач, ашыгыч ярдәм чакыралар. Тиешле экспертизалар билгеләнгән, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар