Социаль челтәрләрдә шигырьләр укып танылган блогер Айдар Шакиров сөйгән яры белән тормыш корып җибәргән. Айдар никах һәм язылышу мизгелләренең фото-видеолары белән уртаклаша.
Бер син генә үтеп керә белдең,
Түрләренә узып йөрәкнең.
Яшәүләре хәзер бүтән минем,
Син үзгәрттең мине, үзгәрттең, – дип шигырь юллары белән шәрехләгән Айдар язылышу тантанасының видеосын.
Айдар Шакиров – популяр блогер, Уфада яши. Социаль челтәрләрдә татарча шигырь тыңларга яраткан 22 меңнән артык язылучысы бар.