Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шигырь бәйрәменә яңа сулыш өреп булырмы? (Әллә барысын да искечә калдырыргамы?)

Соңгы елларда Шигырь бәйрәме тирәсендә төрле тәнкыйть сүзләре дә йөри башлады. Кемдер чарага яңа төсмер өстәргә кирәклеген әйтсә, башкалар аны традицион рухта калдыруны хуплады. «Интертат» хәбәрчесе бу хакта татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән сөйләште.

news_top_970_100
Шигырь бәйрәменә яңа сулыш өреп булырмы? (Әллә барысын да искечә калдырыргамы?)
"Татар-информ" архивы

Һәр елны 26 апрельдә Опера һәм балет театрының Тукай һәйкәле янында Шигырь бәйрәме үткәрелә. Соңгы елларда әлеге чара тирәсендә төрле тәнкыйть сүзләре дә йөри башлады. Кемдер чарага яңа төсмер өстәргә кирәклеген әйтсә, башкалар аны традицион рухта калдыруны хуплады. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире, журналист Рәмис Латыйповның социаль челтәр битендәге «Шигырь бәйрәменнән соң уйланулар» язмасына карата күпләр үз фикерләрен калдырган. Биредә журналист фикерен хуплап, теләктәшлек белдерүчеләр дә, аңа каршы булып, традицион форматны яклаучылар да бар.

Ничек кенә булмасын, минемчә, соңгы елларда шигырь бәйрәменә килүчеләрнең елдан-ел кимүе күзгә ташланмый калмый. Бигрәк тә яшьләрнең кимүе күңелне төшерә. Һәйкәл буенда – трибунадан шигырь сөйләүче олуг шагыйрьләребез бу мирасны кемгә биреп калдырыр соң, бүген аларны алмаштырырдай яшьләр бармы әле?

Бала тугач та, аны беренче көннәрдән үк тиешенчә, дөрес тәрбияләргә тырышабыз. Бәлки, монда да шулай ук эшләргәдер. Олуг шагыйрьләребез бу бәйрәмгә ул-кызларын ияртеп килеп, оныклары белән бергә шигырь укысалар ни булыр иде? Инде шагыйрь булып җитлеккән кешенең тик торганнан гына, көннәрдән бер көнне Тукай бәйрәмендә трибунадан шигырь укыйсы килерме икән соң? Гомумән, ул бу Шигырь бәйрәме хакында хәбәрдар булырмы икән, дигән сораулар туа.

Шигырь бәйрәменең киләчәге хакында борчылып, әлеге чараның форматы искермәдеме һәм аңа яңалык кертергә кирәкме, яшьләрне ничек җәлеп итәргә, дигән сораулар белән яшьләргә һәм олы буын татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә мөрәҗәгать иттек.

«Төпле карашлы, оештыра белүче кеше кирәк»

Журналист Мөнирә Сәгыйдуллина:

Кирәк, әлбәттә. Дөнья үзгәрә, вазгыять үзгәрә. Алар үзгәргән саен безнең карашлар да үзгәрергә тиеш. Чараларны, миллилекне саклап калып, үзгәртергә кирәк. Советлар вакытындагы кебек «по стойке смирно» гына, кемнәр кемнеке, дус – дусны, туган туганны гына чыгару булырга тиеш түгел, гомумән.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Мин быел да бардым. Аны 26 апрель көнне генә Тукайның туган көне дип түгел, ә ел дәвамында ниндидер чаралар алып барып һәм, аның нәтиҗәсе буларак, ул Шигырь бәйрәмен күләмле итеп үткәрергә дә була. Безнең сәләтле яшьләребез бик күп. Нишләп аларны чыгармаска, форматны икенче төрлерәк итеп үткәрмәскә? Безнең бөтен мөмкинлекләребез дә бар. Моны уздырырга җаны-тәне белән шушы эш өчен янып йөрүче бер кеше кирәк. Оештыру мәсьәләсен язучыларның үзенә генә калдырсаң, ул элеккеге кебек калачак.

Зиннур абый Мансуров Тукай үзәген булдырырга тәкъдим иткән иде. Чыннан да, Тукай үзәге булыр да, Тукайга яңача карап, аны югарырак дәрәҗәдә хөрмәт итәрбез, бәлки.

Казахларның Джамбул (Джамбул Джабаев – 1846-1945, казах халык шагыйре – авт.) дигән шагыйре бар. Аны күпме генә сүксәләр дә, алар аны күтәрәләр, зурлыйлар. Мин аны махсус Казахстанга барып карап кайттым. Безнең бөек шагыйребез Тукаебыз бар, ә без аны Джамбул дәрәҗәсенә дә күтәрә алмыйбыз. Шунысы аяныч.

Моны хәзердән үк киңәшләшә башларга, ниндидер бер иҗтимагый совет җыярга кирәк. Үзәк буламы, башкасы буламы... Икенче елга Тукай бәйрәменә әзерлекне быелдан ук башларга кирәк.

Мин, мәсәлән, ел буе Тукай исемендәге бер конкурс үткәрергә тәкъдим итәр идем. Берничә яшь төркеменә бүлсеннәр, булсын проза, шигърият конкурсы. Җиңүчеләрне шушы шигърият бәйрәменә чыгарып булыр иде. Өлкәннәргә хөрмәт күрсәтү дә һаман бер үк кешеләр чыгып утыру булырга тиеш түгел.

Яшьләрне дә җәлеп итәргә кирәк. Баланы кызыксындыра белергә генә кирәк, алар бит губка кебек. Без балалар арасында конкурс үткәреп, җиңүчеләрне шунда чыгарсак, алар, үзләренекен яклар өчен, иптәшләре, сыйныфлары белән килерләр иде. «Мин татарча сөйләшәм»гә йөриләр бит. Алар үзләренекенә теләктәшлек белдерергә дип киләләр, монда да шулай ук булачак. Анда бит халык дәррәү кубып килә. Гимназияләргә чыгарырга була, мәсәлән, шул ук «Адымнар»дан, 2нче гимназиядән килмәсләрме. Аны оештыра белергә генә кирәк.

Гафу итегез, минемчә, Язучылар союзы моны «для галочки» уздыра. Әле үзара «тусовка» итеп генә калдыра алалар. Алар шул кәнәфигә ябышканнар. Нишләп яшьләргә ышанып тапшырмаска. Рифат Сәлах, Булат, Рүзәл, Ленар Шәех, Фәнил Гыйләҗевлар бар. Алар бит барысы да менә дигән егетләр. Нишләп аларны сәхнә түренә бастырмаска. Лилия Гыйбадуллина, Гөлүсә Баттал бар. Бу әле – мин белгән 30-40 яшьләрдәге буын. «Иделем акчарлагы» конкурслар үткәрә, нишләп андагы җиңүчеләрне чакырмаска. Эшләргә кирәк, төпле карашлы, оештыра белүче кеше кирәк. Булышырга дип чакырсалар, без барыбер ярдәм иткән булыр идек. Без рольне кемгәдер бирүдән куркып, үз казаныбызда кайнап, тар даирәдә утырабыз. Рәмис – молодец, аны күтәреп чыга.

Нишләп әле Тукай көнен бәйрәм көне итеп игълан итмәскә. Укымасыннар ул көнне. Халык эшкә бармасын. Бер көннән генә берни булмый, эш туктамый. Җыелсыннар шул бәйрәм көненә. Чыннан да шул вакытта без Тукайның бөеклеген таныячакбыз, – диде ул.

«Бәйрәм – затлы очрашу көне»

«Татар китабы йорты» директоры Айдар Шәйхин:

Фото: © «Татар-информ» архивы

Әйе, әлбәттә, искерде. Шигырь бәйрәмендә шигырь тыңлаучылар бик аз. Анда шигырь яңгырый, ә менә җыелган халык арасында аны бирелеп тыңлаучылар бик аз була. Кеше күбрәк сөйләшеп, аралашып вакыт үткәрә. Анысы да кирәк.

Шигырь бәйрәменә елдан-ел кешенең азрак килүе дә форматның искерүе, үзгәреш кирәклеге турында сөйли. Миңа калса, аны юкка чыгарырга яки башка урынга күчерергә ярамый. Шул ук вакытта бәйрәмне яңа формат белән баетырга кирәк. Ул артык гадиләшергә дә тиеш түгел. Бәйрәм – үзенә күрә бер затлы очрашу көне. Ул заманында халыкныкы булган һәм халыкныкы булудан туктарга тиеш түгелдер.

Яшьләр арасында да бу бәйрәмгә карата кызыксыну уятып була. Аның өчен бәйрәмдә яшьләр арасында актуаль булган шагыйрьләр дә чыгыш ясарга тиеш, минемчә. Шигырь бәйрәмендә заманча формат дип рэп яңгырарга тиеш түгел, әлбәттә. Шигырь – ул мәңгелек әйбер. Яшьләргә моның турында белгертергә кирәк. Хәзер ретро күренешләр модага кереп бара. Аның шундый ретролыгы да яшьләр өчен кызык була алыр иде, әмма аның өчен тиешле популярлаштыру чаралары булырга тиеш.

Шигырь бәйрәменең пиары, таныту процессы юк. Ул – ничектер үзгә төрле рәвештә оештырыла торган чара. Бәлки, аның оештыру принциплары да заманча булырга тиештер. Бәлки, аның оргкомитетына ук яшьләр керергә тиештер.

Форматында да нәрсәнедер үзгәртергә кирәк. Чынлап та, һәйкәл янында утырып торган шагыйрьләр – ул бик сәер күренеш. Анда ничәдер бөртек шагыйрь утыра һәм аларга беркем карамый, чөнки бөтен кеше әңгәмә белән мәшгуль. Миңа калса, бу – ничектер кызгану уята торган күренеш. Ул да үзгәрергә тиеш. Монда кайвакытта көлкегә калабыз шикелле. Оештыру процессында яшьләрне җәлеп итәрлек пиар оештырырга кирәк. Мөһим чара, ул башка мәйданчыктагы чаралар белән беррәттән калырга, үткәрелергә тиеш. Ул – шигырь яңгырый торган сирәк чараларның берсе. Без шигырьне мәйданнарда бик сирәк яңгыратабыз. Җанлы шигырьне. Аның кадере, кыйммәте шунда. Анда кешеләрне чакырырга кирәк. Мәҗбүр итеп кенә китереп булмый, андый замана түгел хәзер. Яшьләрнең үзләре белән дә эшләргә кирәк.

Ничек кенә үзгәртсәк тә, җанлы шигырь яңгырау калырга тиеш. Шигъриятнең кадерен белергә кирәк. Әле без татар телендә шигырь ишетә алуыбызга сөенеп, күбрәк кеше ишетә алсын өчен эшләргә тиешбез. Шигырьне бөтен кеше дә яза алмый, җырны бөтен кеше яза ала, – ди ул.

«Кичәнең сыйфатын яхшыртырга кирәк»

Журналист, шагыйрә Гөлинә Шәйхи:

Миңа калса, һәр әйбергә үзгәреш кертергә кирәк. Елдан-ел олы шагыйрьләрне шигырь укырга чыгаралар. Түрдә зур шәхесләр утырып тора. Мин Рәмис абыйның фикерләре белән килешәм.

Нәрсәдер үзгәртергә кирәк. Яшьләр күбрәк килсен өчен, алар белән бергәрәк атларга кирәк. Әгәр яшьләр ул шигырьләрне үзләре популяр санаган берәр язучы, шагыйрьдән ишетсәләр, алар шигърияткә тартыла башлаячаклар. Бездә, барыбер шигырь белән әллә нәрсә эшләп булмый, яшьләрне тартып булмый, дип сөйләргә яраталар. Әгәр яшьләрчә уйлап, ниндидер бер шундый формат эшләсәң, миңа калса, яшьләрне күбрәк җәлеп итеп булыр иде. Мин әйтмим анда безнең язучыларыбызны утырмасын дип.

Аның ничектер форматын үзгәртеп, ул кичәнең сыйфатын яхшыртырга кирәк. Бөтен әйбер мәгънә һәм сыйфаттан тора. Анда мәгънә бар, аның сыйфатын яхшыртырга кирәк. Аның өчен «югарырак» утырган кешеләр дә шунда булырга тиештер дип уйлыйм.

Яшьләрне җәлеп итәр өчен, бәйрәмне оештыруда яшьләрнең үзләренең дә катнашуы кирәк. Барыбер һәр чор үзенчә тәрбияли. Хәзер безнең «Инстаграм», «ВКонтакте» аша ниндидер әйберләрне яшьләр күбрәк тә, тизрәк тә отып ала, үзләштерә. Олы кешеләргә аны аңлатып булмый. Мин «Китап» радиосында эшлим. Мәсәлән, без социаль челтәрләргә шигырьләрне видео форматта эшләп куябыз. Ул шигырьләрне яшьләрнең яраткан артистлары укый икән – яшьләргә ул кызык, кирәк. Алар аны үлеп китеп тыңлыйлар, шулхәтле яратып тыңлыйлар. Ниндидер шундый әйбер эшләргә кирәк. Яшьләрчә уйлап, әгәр без яшьләргә кирәкле продуктны бирсәк, аларның анда киләсе киләчәк, яңгыр яуса да, салкын булса да. Яңгыр яуганда да Фирдүс Тямаев концертында басып торалар. Нишләп яңгыр астында без шигырь тыңламаска тиеш?

«Быелгы бәйрәм миңа үземә дә ошамады»

Татар драматургы, балалар шагыйре Рафис Корбан:

Фото: © «Татар-информ» архивы

Шигырь бәйрәменә бернинди үзгәреш кертергә кирәкми. Аны әйбәтләп, яхшылап әзерләргә генә кирәк. Андый бәйрәмнәрне бернинди дә әзерлексез генә, начар итеп үткәрергә ярамый.

Ә быелгы бәйрәм минем үземә дә ошамады. Халыкны җыю ягыннан бернинди әзерлек булмаган, язучылар үзләре дә бик аз иде. Минем үземдә шундый тойгы калды.

Премиягә мин тәкъдим ителгән идем бит инде. Миңа шалтыратып әйттеләр: «Сиңа бирелмәгәч, килмәдек», – диделәр. Шундый сүзләр дә булды. Мин аларга ышандым. Быелгы премия дөрес бирелмәде ул. Аның өстәмә рәвештә Вайнерга бирелүе дә дөрес түгел.

Шигырь бәйрәме Тукай премиясе бирелгән кешеләрне халыкка күрсәтү максатыннан оештырыла. Быелгы бәйрәмдә лауреатлар, шагыйрьләр күренмәделәр. Бәйрәмнең форматын, минемчә, үзгәртергә кирәкми. Чарада бернинди кунаклар юк иде. Аннары соң мәктәпләр белән эшләү булмады. Мәктәпләрдән балаларны китерү булмады. Институтлар белән эшләү юк, студентлар чакырылмаган. Алар үз казаннарында кайныйлар. Татарча сөйләшәбез дип кенә балаларны, яшьләрне анда тарту дөрес түгел. Балалар бу бәйрәмгә дә чакырылырга тиеш.

Аларны кызыксындырырга була инде, юлларын эзләргә кирәк. Яшьләр үзләре, язучылар берлегеннән аерым эшлиләр. Язучылар берлеге яшьләр белән бөтенләй эшләми. Картлар белән дә эшләми, өлкәннәр дә юк иде бу бәйрәмдә. Шуңа күрә мин оештыру ягыннан канәгать түгел. Бу – минем фикерем. Традициягә генә әйләндереп, аннан-моннан гына түгел, уйлап эшләргә кирәк. Оештыру ягы бик йомшак булган. Моны Язучылар берлеге һәм Мәдәният министрлыгы кайгыртырга тиеш. Һәр бәйрәмгә ниндидер бер яңалык кертергә кирәк.

Мин союзда эшләгәндә, чит регионнардан кунаклар чакыра идек. Шушы арада Язучылар союзы юбилеена кунаклар килә башлый. Ә нигә Язучылар союзы юбилеен Тукай бәйрәме белән берләштермәскә. Мин андый фестивальләрне, бәйрәмнәрне Тукай бәйрәме белән туры китерә идем. Шулай эшләргә кирәк. Мин эшләгәндә, салкын булса да, халык килә иде. Ә быел шундый матур көн булды, халык юк, – диде ул.

«Куертырга теләп, журналистларга пиар өчен материал җыйган кешеләр шулай сөйли»

Шагыйрь Рәдиф Гаташ:

Фото: © Солтан Исхаков

Акыллы кеше, миңа картлар, теге кеше ошамый, дип язып чыкмый бит. Ул – шизофрениклар сүзе булырга мөмкин. Бу – фашистик сүзләр...

Һич кенә дә искермәде. 1958 елда беренче тапкыр Тукай премиясе чыкты. 1961 елга кадәр Тукай мәйданындагы шагыйрь һәйкәле янында дәвам итте, аннан соң бераз үткәрелми торды. Аннары 1970 елларда Опера һәм балет театры янындагы һәйкәл тирәсенә күчте. Тукай һәйкәлен сырып, обком кешеләреме, җаваплы кешеләр, өлкәннәр, Хәсән Туфан, Нури Арсланнар, Нәби Дәүлиләр – бөтенесе дә шунда була иде. Рус, яһүдләрдән, башка халыклардан – бөтенесе дә шунда булып, шигырен дә укыйлар, бәйрәм булган хөрмәттән басып торалар иде. Лауреатларны да шунда тәбриклиләр иде. Мондый әйбер беркайчан да искерми.

Кеше әзәя, чөнки аларга әйтелмәгән, җыймаганга гына. Мәктәпләрдән, башка җирләрдән укытучыларны, укучыларны китереп булмый идеме? Моңа кадәр мин үзем дә берничә тапкыр алып бардым. Мәктәпләрдән малайлар, кызлар үзләре Тукай шигырьләрен укыйлар иде. Һәр елны киләселәре килә иде. Башта, чәчәкләр салганда, коеп, берничә сәгать яңгыр яуды, аннары ничек суык булды. Килгәннәре дә бик әйбәт. Яңгыр, салкын булуы аркасында килмәгәннәрдер.

Нигә яшьләрне җәлеп итәргә? Алар үзләренең көчсезлекләрен таныйлар! Традицияләрне белмәгән кеше шагыйрь була алмый беркайчан да. Соңгы елларда русча укуның, рус мәктәпләреннән килүнең, татар теленең 1 сәгатькә генә калуының нәтиҗәсе. Көчләреннән килми икән – килмәсеннәр. Килгән яшьләре шигырьләрен бик әйбәт сөйләп киттеләр. Быел яшьләр матур алып барды, бер сүзем дә юк. Бик җаваплы эш.

Мин 66 ел дәвамында даими рәвештә катнашып киләм. Беркайчан да ниндидер төшенкелек, күңелсезлек белән таралган юк иде әле. Илдәге үзгәрешләр, телгә мөнәсәбәт шагыйрьләрнең шигырьләрендә чагылып килде.

Кемнедер мин яратмыйм дип, аны үз эчеңдәгесен белгертмиләр. Бу – хөрмәтсезлек. Йөгәнсезлекнең соңгы бер чиге бу. Куертырга теләп, журналистларга пиар өчен материал җыйган кешеләр шулай сөйли.

Тантанада премияләрне тапшыру Җәлил театрында барды. Халык шунда булып, арыган булырга, кайтып китәргә мөмкин. (Рәдиф Гаташ башка елларны истә тотып әйтте күрәсең, быел премияләрне тапшыру Кремльдә булды. – «Интертат»).

Көннәрдән бер көнне Шигырь бәйрәменә, гомумән, килүчеләр калмас, дип курыкмыйсызмы соң?

Бер генә дә курыкмыйм. 20-30 яшьтән башлап 90 яшькә кадәр татарча белә торган, әдәбиятны, сәнгатьне аңлый, милләтне хөрмәт итә торган башка кешеләр дә әле җитә. Журналистларның буталуы, фикер тудырырга тырышуы махсус эшләнгән дә булырга мөмкин. Артык куертырга тырышулардан «бу әйберләр бетсен, кирәге юк» дигән шикелле фикер кала.

Формат та, шигырь дә беркайчан да искерә алмый. Татар әдәбиятына, мирасына тартылган кеше, нәрсәләр, кемнәр яздылар икән, дип кызыксына. Татар шигърияте бик зур. Аның белән уйнарга да, шаярырга да ярамый. Халык килде. Кимчелек күргәндә ниндидер әрнү булырга мөмкин. Үзең шундый югарыга җитмәгән башың белән «мин боларны китермәс идем, Тукай премиясе бирмәс идем» дип утыру килешми.

«Аны үзгәртсәң, шигырь бәйрәме түгел, белмим, нәрсә калыр»

Шагыйрь, язучы, Язучылар союзы рәисе Ркаил Зәйдулла:

Фото: © «Татар-информ» архивы

Бу сорауларны ел саен бирәләр инде, стандарт кебек. Яшьләрне генә кызыксындырабыз дип, без бит форматны үзгәртә алмыйбыз. Ул – традицион әйбер. Шигырь урынына цирк куеп булмый. Яшьләрне дә чыгарабыз. Быел 2 яшь шагыйрь чыкты, урта буын күпләп чыкты, алып бардылар. Аларның яшьтәшләре килгән очракта та яшьләр күпмедер җыела әле.

Без студент чагыннан ук анда йөри идек. Хәзер бит студентлар килми.

Студентлар да килсен өчен нәрсә эшләргә соң?

Ул вакытта безне дәрестән азат итәләр иде. Укытучылары да әдәбиятка гашыйк, энтузиаст кешеләр булган, күрәсең. Бу бит бөтен өлкәдә шулай. Яшьләр хәзер, шушы капиталистик мөнәсәбәтләр килгәч, бик меркантиль булып чыкты. Алар нәрсә файдалы һәм кайда акча эшләп булганны гына карап йөри. Бу – табигыйдыр инде, күрәсең.

Поэзия шундый әйбер – кайчак халык арасында бик нык популярлашып та китә. Мәсәлән, ул 60нчы елларда булды: шагыйрьләр стадионнарда шигырь сөйләде. Равил Фәйзуллин буыны популяр иде. Аны аңлап та була, ул чакта башка мәгълүмат юк, интернет та юк, телевидение – 2 канал. Шагыйрьләр, киная белән, үзләренең протестларын да җиткерәләр иде:

«Бездә шигырь – аңлаганга –

башың Себер китәрлек!» (Равил Фәйзуллин), – дип.

Хәзер заманалар бүтән. Шигырь укучылар беркайчан да күп булмаган. Социаль челтәрләрдә шигырь укучылардан язучылар күбрәктер, бәлки. Мин моны арттырып әйтәм инде. Шигырь куйсалар, берничә мең кеше укый. Шулхәтле кеше җыелып килсә, ул бөтенләй бүтән. Күпме бар – шулай инде, нишлисең.

Аннары татар мәгариф системасының җиңелүе дә шулай йогынты ясады. Мәктәпләрдә тулы канлы татар әдәбияты, татар теле укытылмый икән, кеше аңламый икән, халык та җыелмаячак. Бу нәрсәләр турыдан-туры бәйләнгән.

Форматны үзгәртергә, башкасы диләр, анда шигырь урынына мәтәлчек атып булмый бит инде. Аның үзенең дистә еллардан бирле килгән формасы бар. Аны үзгәртсәң, Шигырь бәйрәме түгел, белмим, нәрсә булыр.

Берзаман Шигырь бәйрәменә килүчеләр бөтенләй калмас, дип курыкмыйсызмы соң?

Мәктәпләрдә татар теле укытылмый икән, халык урыслашып бетә икән, әлбәттә, килми башлаячак. Шигырь бит ул шагыйрьләрнең көчлелегеннән генә тормый, аның шагыйрьләре дә булмаячак.

Глобаль үзгәреш булса гына, үзгәртеп була. Болай барганда нәрсә үзгәртеп була?.. Максатчан рәвештә урыслаштыру барганда, әлбәттә, мин алда бернинди дә яктылык күрмим. Төп хикмәте шунда.

Булган татар яшьләрен югалтмыйча, ничек җәлеп итеп була?

Була инде. Театрга Пушкин картасы керттеләр бит. Балаларны җыеп киләләр. Без аны эшли алабыз. Миңа мәгариф министры да әйтте: «Әгәр безгә мөрәҗәгать итсәгез, мәктәпләрдән җыеп киләбез», – ди. Кеше, яшьләр, балалар күбрәк килде, дип әйтергә була, ләкин бу – мәҗбүри итеп алып килү бит. Бәлки, шул 60-100 баланың берсенә генә булса да, тәэсир итәр...

Гаиләдә, мәктәптә милли тәрбия алмаса, алай гына буламы икән ул... Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керәме икән...

Ләкин моны киләсе елга уйларга кирәк булыр. 100 баланың берничәсендә генә булса да, хис уянып китмәсме дигән кебек. Барыбер без бетәбез, дип хәрәкәтсез генә ятарга ярамый, төрле чараларны уйларга кирәк. Яшьләрне җәлеп итәргә тырышырга кирәк, – дип тәмамлады сүзен.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 3 июнь 2024
    Исемсез
    Айдар Шәйхин, Гөлинә Шәйхи
  • 2 июнь 2024
    Исемсез
    Ник комментарий бирүче арасында - яшь кеше берәү генә?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100