Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шигъри юмор» сериалы: «Хатыным җен икәнен өйләнгәч кенә белдем»

news_top_970_100
«Шигъри юмор» сериалы: «Хатыным җен икәнен өйләнгәч кенә белдем»
Ралинә Сәлимова

«Интертат» «Актаныш килене» проектының яңа «Шигъри юмор» сериалын башлап җибәрә. Без гаиләдә еш күзәтелә торган күренешләрне юмористик шигырьләр аша яктыртачакбыз.

Беренче серия «Җен хатын» дип атала. Өйләнгәнче ир-атның тормышында барысы да әйбәт кебек инде. Очрашып йөргән кызы да «фәрештә» сыман булып тоела. Ә өйләнгәч, хатынның чын йөзе күренә башлый. Түзсен генә йөрәкләре!

Ир-атның носкиен түр башына салып калдыруына, яңа гына сөртелгән көзгегә су чәчрәтүенә, өстәлдә коелып калган ипи валчыкларына, идәнне носки белән сөртүгә кайсы хатын-кызның нервылары чыдасын?! Камыр җәйгәндә генә тартмадан чыга торган уклауга да өстәмә эш табыла.

  • Рольләрне башкаралар: ир – Марат Сәлимов, хатын  – Ралинә Сәлимова (чынлыкта да ир белән хатын).
  • Шигырь авторы – Ралинә Сәлимова.

«Җен хатын»

Бүген хатынның кәефе юк иде.
Шуңа да бераз йөзем үзгәрде.
Нишлисең инде, мин бит ир кеше:
Носкины салдым кая күз төште.

Носкига тынгы юк. Йөриләр очып.
Бүлмәдә аның әкәмәт исе!
Көзгегә суны чәчрәткән идем.
Чистартырга хәзер тешләр юк инде.

Өстәлгә куеп, ипине кистем.
«Күзле бүкән!» – дип, 3 сәгать сүкте.
Баллы чәй түктем, носкига сөрттем.
Хатын түзмәде – күземә төртте.

Менә хәзер мин – тыңлаучан ир-ат.
Күземә инде күренми диван.
Хатыным усал, үзе җен кебек!
Өйләнгәч кенә мин моны белдем...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100