Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шигъри юмор» сериалы: «Ничек син әле дә пеләш түгел?»

news_top_970_100
«Шигъри юмор» сериалы: «Ничек син әле дә пеләш түгел?»
Ралинә Сәлимова

«Шигъри юмор» сериалының 2нче сериясе «Чәч коелу» дип атала. Әлеге чәч коелу проблемасы күпчелек гаиләдә күзәтеләдер ул. Егет белән кыз булып очрашып йөргәндә озын, матур толымнар ир-егетләрнең башларын әйләндерсә дә, бергә яши башлагач, идәндә яткан чәчләрне күреп, күңел кире кайта. Күз алдына китерегез: бөтен як бүлмәдә, мендәрдә, өс киемендә – гомумән бөтен җирдә – чәч! Шул исәптән, ванна чәч белән тыгылып, суны агыза алмыйча интексәң! Ризыкта гына чәч килеп чыга күрмәсен. Оятыңнан, һичшиксез, пеләшкә алдырырга туры килмәгәе!

«Чәч коелу»

Исеңдәме, тәүге очрашу?
Үлепләр гашыйк булулар...
Кимчелекләрне һич күрмичә,
Идеал итеп санаулар.
Төпсез кара күзләр, ул елмаю...
Ә чәчләрең җилдә тарала...
Ә хәзер ул синең чәчләрең
Гел минем носкига чорнала!
Көн саен җыям йомгак учыма.
Ничек син әле дә пеләш түгел?
Әллә үземә чәчеңне алырга?
Нигәдер хәзер бер дә жәл түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100