Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шигъри юмор» сериалы: «Минем гырлауга ул түзә алмаган!»

news_top_970_100
«Шигъри юмор» сериалы: «Минем гырлауга ул түзә алмаган!»
Ралинә Сәлимова

«Шигъри юмор» сериалының 3нче сериясе «Гырлау» дип атала. Йоклаганда гырлау тавышы икегезнең берегезгә йокысыз төн уздыру белән яный. Беркем дә гырлаудан зыян күрмәсен өчен, чарасын бергәләп күрергә кирәк. Мәсәлән, колакка мамык тутырып йокларга, мендәр белән капланып ятарга, яисә ирегезне яки хатыныгызны икенче бүлмәгә чыгып ятуын сорарга. Сак булыгыз, соңгы киңәш тискәре нәтиҗәгә китерүе ихтимал. 

«Гырлау»

Хатын белән мин озак көрәштек.
Әле дә һаман ятам аптырап.
Астымда хәзер кап-каты диван,
Ә аңа калды безнең карават.

Минем гырлауга ул түзә алмаган!
Янәсе «җитте!», башына капкан.
Мендәрне җуеп, төнлә уянсам – 
Икесе белән колагын япкан.

«Бир әле, димен! Уңайсыз миңа!»
Һаман бер җавап: «Ну соң гырлама!»
«Син дә гырлыйсың», – дип әйткән идем,
Аягым сызлый әле һаман да.

 – Ярар, гафу ит, ят урыныңа.

Әйе, хәзер, ди. Юк, кермим мына!
Диванга гына мин ул чыдармын,
Ә син салкынга вәт түзеп кара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100