Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сигез яшьлек кызны үтерү өчен үги анасы киллер яллаган

Ятимә сабыйдан әтисенең мирасын тартып ала алмагач, җинаятькә барган хатынны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

news_top_970_100
Сигез яшьлек кызны үтерү өчен үги анасы киллер яллаган
https://pixabay.com

Тувада 8 яшьлек баланы үлемнән саклап калганнар. Үги кызына калган мирасны үзенеке итү өчен җинаятьче хатын киллер яллый. Үги ана баланың гомерен 180 мең сумга бәяли. Киллерга электрошокер бирә, аванс акчасын түли. Бу хатынны хокук саклаучылар гына туктата. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, ире һәлак булгач, Татьяна үги баладан котылырга җыена. «Гаепләнүче хатын иренең ике фатир рәвешендәге мирасын үзенеке итү өчен, 2020 елның декабрендә 8 яшьлек кызын үтерүне оештыра», — дип аңлата Россия Тикшерү комитетының Тува өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Алла Нурсат.

Видео кадрларында Кызыл шәһәрендә яшәүче 61 яшьлек Татьяна Г. сурәтләнгән. Ул үзенең 8 яшьлек үги баласы Виканы үтерүнең нечкәлекләре хакында сөйләшә. 

Мәрхүм ирнең беренче никахында туган Вика исемле кызы мираска беренче чиратта хокуклы була. Аңа ике күп катлы йорттагы фатир тиеш.

Фатирларны үзенеке итәр өчен, Татьяна башта бала белән судлашырга маташып карый, аннары үтерүче эзли. Бу турыда полиция хезмәткәрләре белеп ала. Киллер урынына хокук саклаучылар килә. Татьяна аванс бирә, баланың торган урынын әйтә. 1400 сумга электрошокер алып бирә.

Аннары Татьянаны тоткарлыйлар, аңа гаепләү белдерелгән. Бу хатынны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләе ихтимал.

Бала белән психологлар эшли, аңа куркыныч янамый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100