Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов махсус операциягә җибәрүләрен сораган

news_top_970_100
Сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов махсус операциягә җибәрүләрен сораган

2019 елда 8 хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов «Вагнер» шәхси хәрби компаниясе составына алуларын сораган, тик әлегә аны алмаганнар. Бу хакта KazanFirst сайты яза.

«База» мәгълүматларына караганда, Рамил Шәмсетдинов Төмәндәге 2нче төзәтү колониясенә шәхси хәрби компания вәкилләре килгәч, махсус операциягә китәргә үзе теләп язылган.

Аны исемлеккә кертәләр. Әмма, «Вагнер» вәкилләре икенче тапкыр тоткыннарны алырга килгәч, Рамилне алмаска булганнар. «База» чыганагы сүзләренчә, алар, кеше болай да күп, әлегә аның кирәге юк, дип әйткән. Ләкин, шул ук вакытта, махсус операциядә катнашырга ризалык белдергән тоткыннар киткән.

Рамил Шәмсетдинов Забайкалье краенда хезмәттәшләрен үтергән өчен хөкем ителде. 2019 елда Горный бистәсендә каравыл алмашканда, рядовой 8 хәрбине атып үтерде, тагын 8 кешене яралады. Бу хәлдән соң Шәмсетдинов бирелде. Соңрак ул моны мыскыл итү һәм «дедовщина» аркасында эшләвен әйтте.

2020 елның декабрендә җинаятьче массакүләм үтерүдә гаепле дип табылды. Присяжныйлар аны мәрхәмәткә хокуклы дип әйткән иде. Суд аны 24 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итеп, кырыс режимдагы колониягә җибәрде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100