Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сигез-тугыз яшьлек өч бала мәктәптән кайтышлый сулыкта батып үлгән

Мәрхүм малай белән кыз игезәк булган.

news_top_970_100
Сигез-тугыз яшьлек өч бала мәктәптән кайтышлый сулыкта батып үлгән
https://pixabay.com

Владимир өлкәсенең Аноплино бистәсендә 19 ноябрьдә өч бала сулыкта батып үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Авыл янындагы Лосиха сулыгында 8-9 яшьлек өч бала — ике малай һәм бер кыз мәете табыла.

Урында коткаручылар һәм тикшерүчеләр эшли.

Балалар биредә яшәүчеләр булуы билгеле. Шаһитлар сүзләренчә, бу игезәк малай белән кыз һәм аларның дус малае булган. Игезәкләр күп балалы гаиләдә үскән, аларның тагын биш балалары бар.

Мәрхүм балалар барысы да бер мәктәптә укый, фаҗига мәктәптән кайтышлый була.

Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100