Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сигез сәгать дәвам иткән янгыннан соң, 16 балалы гаилә йорт-җирсез калган

Җитәкчеләр нормаль янгын часте төзү турында уйласын өчен, тагын ничә йорт янырга һәм күпме бәла-каза булырга тиеш соң? - дип уфтана авыл халкы. 

news_top_970_100
Сигез сәгать дәвам иткән янгыннан соң, 16 балалы гаилә йорт-җирсез калган

4 гыйнварда Башкортстанның Хәйбуллин районындагы Бүребай авылында янгын була. Бүрәнәдән төзелгән йорт һәм гаражга ут каба. Янгын сүндерүчеләр сигез сәгать буена ут белән көрәшә. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Янгын аркасында, Тамара һәм Александр Потякиннар гаиләсе йорт-җирсез кала. Бу гаиләдә уналты бала тәрбияләнә. Балаларның уникесен гаиләгә тәрбиягә алганнар, дүртесе — үз балалары.

2017 елда бу гаилә бөтенроссия күләмендә узган «Всероссийская ассамблея замещающих семей» бәйгесендә иң яхшылар рәтендә билгеләнгән булган.

«Җитәкчеләр нормаль янгын часте төзү турында уйласын өчен, тагын ничә йорт янырга һәм күпме бәла-каза булырга тиеш соң? Бу бит инде беренче очрак кына түгел. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә коткарырлык әйбер дә калмый бит», — дип социаль челтәрләрдә район хакимиятен сүгәләр.

Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, зыян күрүче гаиләгә «Бурибаевский ГОК» ярдәм итәчәк. Балалар һәм аларның әти-әнисе әлегә шушы предприятие кунакханәсендә яшәп тора. Бүребай авылы халкы бәла килгән гаиләгә киемнәр һәм кирәк-яраклар җыя, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100