Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сигез машина бәрелешеп, унбиш кеше имгәнгән авария - видео

Авария китереп чыгарган иномарка йөртүчесе игътибарын читкә юнәлтүен әйткән.

news_top_970_100
Сигез машина бәрелешеп, унбиш кеше имгәнгән авария - видео

11 гыйнварда Владивосток шәһәрендә кимендә сигез машина бәрелешкән. Авариядә унбишләп кеше имгәнгән. Фаҗига мизгелен видеокүзәтү камерасы төшереп алган. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Кадрлардан күренгәнчә, Toyota Crown машинасын йөртүче идарәсен югалта. Бу машина юл кырыена очып төшә. Аның артыннан очкыннар чыгып кала. Шуннан соң әлеге машина шуып китә һәм маршрут автобусына бәрелә. Маршрутка исә ян кырына ята. Ауганда, автобус тагын алты машинага бәрелә. Алар арасында тротуарда туктап торганнары да була.

РИА Новости мәгълүматы буенча, авариядә унбиш кеше имгәнә, шул исәптән ике бала да бар. Аларның барысын да хастаханәгә илтәләр.

Владивосток матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, маршрутка йөртүче җитди имгәнә. Аның кулын ампутацияләүләре ихтимал.

Идарәсен югалткан иномарка йөртүчедә эпилепсия өянәге башланган булуы ихтимал дигән хәбәрләр чыккан иде. Тик соңрак бу кеше өянәк турында мәгълүматны кире каккан. Ул игътибарын читкә юнәлтүен әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100