news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сигез кеше, шул исәптән биш бала, арендага алган йортта янып үлгән

Фаҗига Кемерово өлкәсендә була.

news_top
Сигез кеше, шул исәптән биш бала, арендага алган йортта янып үлгән
Бүген иртәнге биштә Кемерово өлкәсенең Юрга шәһәрендәге шәхси йортта янгын чыга. Йорттан 42 яшьлек хатынны һәм 12 яшьлек малайны коткаралар, әмма малай хастаханәдә үлә. Янгын булган урында 7 кеше мәете табыла. Аларның бишесе - 2 дән 12 гә кадәрге балалар. Бу хакта Кемерово өлкәсе буенча Тикшерү комитеты бүлеге хәбәр итә. 

Йортны 42 яшьлек хатын-кыз арендага алганлыгы билгеле. Һәлак булучылар - аның 72 яшьлек әнисе, 4-5 яшьлек өч баласы һәм өч оныгы. Янгында бу хатын-кыз белән бергә яшәгән 30 яшьлек ир-ат та үлә. 

Янгынның электр челтәреннән чыккан дип фаразлана. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү дигән версия дә карала. Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара. Кемерово өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе фаҗига булган урыннан видео урнаштырган.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар