Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сигез кеше үлгән коточкыч аварияне видеорегистратор төшереп алган

Mercedes Sprinter микроавтобусына Ford Focus җиңел машинасы, үзбушаткыч йөк машинасы килеп бәрелгән.

news_top_970_100
Сигез кеше үлгән коточкыч аварияне видеорегистратор төшереп алган
4 августта Калуга өлкәсендә коточкыч авариядә сигез кеше үлгән. Юл һәлакәтен узып баручы машина видеорегистраторы төшереп алган. Бу турыда Вести каналы хәбәр итте.

   

Mercedes Sprinter микроавтобусы йөк машинасын узган һәм үз полосасына кире баскан. Берничә мизгел эчендә аңа Ford Focus җиңел машинасы килеп бәрелгән. Ул яннан баручы Volkswagen Polo белән бәрелешеп, каршы як полосага очып чыккан булган.

Бу һәлакәткә соңгы булып йөк төялгән Foton үзбушаткычы кушылган. Ул микроавтобуска бәрелгән. Шуннан соң микроавтобус капланган һәм юл читенә төшеп киткән.

Калуга өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фаҗигада сигез кеше үлгән, тагын сигез кеше имгәнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100