Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сигез ел телефоннан гына аралашалар»: Сукыр егет үзен ташлап киткән анасын тапкан

Әни кеше ташлап калдырган баласы белән күрешергә көч тапмаган.

news_top_970_100
«Сигез ел телефоннан гына аралашалар»: Сукыр егет үзен ташлап киткән анасын тапкан
https://pixabay.com

Күп очракта балалар йортында яшәүче сабыйларның үз гомерендәге беренче документы — әнисе баш тарту турындагы гариза була. Ләкин еллар узгач та бу сабыйлар әниләрен эзли. «Челнинские известия» сайты ятим егет язмышы турында язды.

Сукыр егет Семен С. балалар йортында үсә. Ул гел әнисен көтеп яши. 18 яшендә аңа укытучылары әнисенең телефон номерын табып бирәләр. «Кызганыч, мин әнинең тавышын гына ишетә алам» — сукыр егетнең беренче сүзе шул була.

Егет әнисенә шалтырата. «Минем тавышны ишеткәч, ул елап җибәрде. Мин аны тапканыма сөендем. Мин аның яныма килүен теләп хыялландым», — ди егет.

Семен беренче тапкыр шалтыратканнан бирле сигез ел узган инде, тик әнисе улы янына килми. Алар телефоннан аралашалар. Яңа туган баласын ташлап калдырган хатынның хәзер гаиләсе, бизнесы бар, ике баласы үсә. Инде үсеп җиткән улы булуын ишеткәч ул шок кичерә. Ул баласын үлде дип уйлаган. Табиблар яңа туган нарасый авыру һәм озак яшәмәс ди. Шуннан соң яшь һәм кияүдә булмаган хатын баладан баш тарту турында гариза яза. 

Сукыр, ДЦП авырулы Семен «Мәрхәмәт» балалар йортында үсә, ул инвалид коляскасында утырып тора. Балалар йорты директоры Галина Сатаева сүзләренчә, аралашучан егетне бар кеше дә үз итә. Ул махсуслаштырылган мәктәпне тәмамлый, компьютер курсларында укый, музыка белән кызыксына, китаплар ярата, аларны аудиоязмада тыңлый.

Балигь булгач, Семенга дәүләт фатирга сертификат бирә. Хәзер ул ике бүлмәле фатирда яши, йорт җиһазларын үзе сатып ала. Семенга опека рәсмиләштергән ир белән хатын аңа ярдәм итә. Семен диспетчырлык фирмасында эшли. 

«Авыр чакта ярдәм иткән өчен әнигә рәхмәт. Үз фатирым булганчы, ул миңа торыр урын арендаларга ярдәм итте, бүләкләр бирә. Ләкин мин үзем сорамыйм. Ул телефонга акча сала, без озаклап сөйләшәбез. Мин сукыр, аны беркайчан да күрә алмыйм — шунысын гына бик кызганыч», — ди Семен.

Семен әнисенә ачу сакламый, сирәк булса да аның тавышын ишетүгә дә шат. Ә әни кеше ташлап калдырган баласы белән очрашырга әле һаман да көч тапмаган, диелә бу хәбәрдә.

Үзе белән очрашырга да килмәгән анага карата шундый җылы хисләр каян килгән соң? КФУның конфликтология кафедрасы доценты Евгения Храмова сүзләренчә, Семенның хисләре — анага карата нормаль мәхәббәт. Бу хис һәр балада була. Социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүче балаларда ана образы идеальләштерелә, дип аңлаткан Храмова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100