news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сигез айлык корсаклы хатынга эт ташланган

Питбуль токымлы эт хатын кулындагы кечкенә этне өзгәләп ташлаган.

news_top
Сигез айлык корсаклы хатынга эт ташланган
Астрахань шәһәрендә йорт ишегалдында йөкле хатынга питбуль токымлы эт ташланган. Бу турыда җирле матбугат чаралары язды.

Сигез айлык корсаклы хатын кулында той-терьер токымлы кечкенә эт тотып урамга чыккан булган. Питбуль йөгереп килеп, хатынга ташланган. Йөкле яшь хатынны эт җиргә егып салган. Шуннан соң ерткыч эт нәни этне тартып алып киткән.

"Питбуль той-терьерны ишегалды буйлап сөйрәп йөрде. Шулхәтлек каты тавышка күршеләр җыелды. Шуннан соң питбуль кечкенә этне талады", - дигән ул.

Йөкле хатын бик көчле стресс кичергән. Аягында яра эзләре булса да, ул хастаханәгә барудан баш тарткан.

Питбуль исә бу йортта фатир арендалап торучы хатынныкы булуы билгеле. Бу этне әле тотмаганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар