Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сигез айлык баланы атасы белән анасы үтереп, мәетен тураклаган

news_top_970_100
Сигез айлык баланы атасы белән анасы үтереп, мәетен тураклаган
"Татар-информ" архивы

Ростов шәһәрендә 8 айлык баланы атасы белән анасы үтергән, аннары мәетне тураклаганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Күп катлы йорттагы фатирларның берсендә суыткычта 8 айлык сабый мәете кисәкләре табылган. Якынча белешмә буенча, ир белән хатын баланы үтергән, аннары «сабый югалды» дип хәбәр иткәннәр.

33 яшьлек эшмәкәр Иван һәм аның хатыны – 23 яшьлек студент-медик, педиатр булачак хатын Наталья (исемнәре үзгәртелә) бирегә ярты ел элек күченеп килгән. Күршеләр белән аралашмаганнар. Тик күршеләр стена аша аларның талашканын ишетеп торган. «Еш талаштылар», – ди алар.

Бу гаиләдә бала каручы булып эшләгән Людмила да талашларны ишеткәләгән. «Ирнең үз бизнесы бар иде бугай, ул икешәр ай өйдә тормаска мөмкин, атнага бер баласы янына килеп сөеп алгалый иде, хатыны белән талаша да чыгып китә. Ул гел канәгатьсез булды. Хатынына зарланып, опека да чакырды хәтта. Мин дә курка башладым. Ул әллә нинди иде. Дорфа сөйләшә башлый, «ялчы» дип дәшә, соңгы вакытта сугышырга ук маташа башлады. Түләү белән дә проблема булды, шуңа киттем», – ди Людмила.

Аннары Людмила интернетта башка нянечкаларга да кисәтү язып калдырган. Бу гаилә бала караучы таба алмаган.

«Атна ярым элек Натальяны кибеттә очраттым. Ул кеше каршында миңа йодрыклары белән ташланды. «Нишлисез сез!» – дип ,сатучы да кычкырды аңа», – дип искә ала Людмила.

Гел бала елауга ияләшкән күршеләр берничә көн элек сәер тынлыкка гаҗәпкә кала. «Бала еш елый иде бит – тынлык шикле. Еш кычкырыштылар, нидер шалтырады. Хәзер кабер тынлыгы. Ни булганын полиция килгәч кенә белдек», – ди күршеләр.

30 апрельдә иртән, ир белән хатын баласын үтергән, дигән хәбәр чыга. Бу турыда полиция һәм тикшерү бүлеге әйтә. Башта 23 яшьлек хатын баласы югалу турында полициягә мөрәҗәгать итә. Ул хокук саклаучыларга баласын урлауларын сөйли. Имеш, кемдер ишеккә шалтырата, ул глазокка карагач, иренә охшаган кеше күрә һәм ишекне ача. Бу чит кеше булып чыга һәм, имеш, хатынның башына бәрә, газ баллончыгыннан сиптерә. Наталья аңыңа килгәндә, бала фатирда булмый, дип, үз версиясен сөйли.

Аннары ир белән хатын үзләрен сәер тоткач, күрсәтмәләрне бутала-бутала биргәч, тикшерүчеләр аларның версиясе ялган булуын аңлый. Хокук саклаучылар фатирны караганда, суыткычта бала калдыкларын күреп ала.

Якынча версия буенча, ир белән хатын чираттагы тапкыр талаша, Иван Натальяга сукмакчы була, тик балага бәрә. Сабый шунда ук үлә. Кызлары үлүен аңлап алган ир белән хатын үз баласының гәүдәсен тураклый, пакетларга тутыра һәм суыткычка яшерә. Аннары полициягә хәбәр итеп, үз версияләрен сөйли. Тик аларның ялганын фаш итәләр һәм икесен дә кулга алалар.

Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100