«Шифасы да, агуы да бар»: үлән белән дәвалаучы Фирая Захаровадан шифалы үләннәр серләре
«Үләннәрне ни өчен эчкәнеңне белеп эчәргә кирәк», — ди фитотерапия белгечләре. Каюм Насыйри мирасына нигезләнеп язылган яңа китап тәкъдим итү чарасында халык медицинасы белгечләре Татарстан үләннәренең серләрен ачты. Нинди үсемлекләр йортны саклый һәм аларны ничек дөрес кулланырга?
Шифалы үләннәрне ничек җыярга, сакларга һәм дөрес кулланырга?
Табигатебез әйтеп бетергесез бай: дала һәм урман зоналары тоташкан урында үләннәрнең меңнәрчә төре үсә. Без уникаль географик урында яшибез, бу – үсемлекләр дөньясының гаҗәеп күптөрлелеген тәэмин итә: республикабызда гына да 1600дән артык үлән төре теркәлгән.
Фото: © «Интертат», Солтан Исхаков
Араларында Кызыл китапка кертелгән, сирәк очраганга күрә өзәргә ярамаган үсемлекләр дә, бөтен гаилә өчен кулланырга мөмкин булганнары да бар. Шулай ук бер кагылу белән дә сәламәтлек өчен куркыныч тудыра торган үләннәр дә очрый. Шуларның берсе — һәркем күреп танырга тиешле Сосновский балтырганы (борщевик Сосновского).
Бу турыда тирәнрәк аңлау өчен «Татарстанның яшел аптекасы» китабын тәкъдим итү чарасында халык медицинасы магистры, «Россиянең иң яхшы дәвалаучысы» исеменә лаек булган Фирая Захарова һәм аның кызы, табиб-фитотерапевт Оксана Добронравова табигать байлыгыннан дөрес файдалану, үләннәрне җыю, саклау һәм төнәтү серләре белән уртаклашты.
Каюм Насыйри мирасы һәм туган җир шифасы
Үләннәр турындагы яңа китап күренекле галим Каюм Насыйри хезмәтләренә нигезләнеп язылган. Без үз тарихыбызны, республикабыз тарихын белергә тиеш. Моннан 200 ел элек нәкъ бүгенге җиребездә киң карашлы, энциклопедиягә тиң белемле галим яшәгән. Ул чакта ук 199 төрле үләнне җентекләп өйрәнгән һәм бу белемнәрне халыкка җиткерергә омтылган.
Шунысы да кызыклы: Каюм Насыйри татар һәм рус халкының дуслыгын ныгыту юлында да күп хезмәт куйган, татар балаларына рус теле өйрәткән. «Татарстанның яшел аптекасы» китабының да татар һәм рус телләрендә, бик төгәл тәрҗемә белән басылуы яхшы.
Каюм Насыйри үз хезмәтләрендә болай яза:
«Туган җирдә үскән үсемлекләр кеше фигыленә һәм аның сәламәтлегенә идеаль рәвештә туры килә. Мондый үсемлекләрнең тышкы күренешен һәм сыйфатларын белү мөһим. Басу-кырларда, чүлләрдә һәм урманнарда табигый шартларда үскән үләннәрнең шифасы, бакчада махсус үстерелгәнгә караганда, күпкә югары. Бу, аеруча, дәвалануга мохтаҗ кешеләр өчен бик мөһим».
Мәсәлән, Кытайдан яки башка Азия илләреннән китерелгән үләннәр кешегә файда китермәскә, хәтта авыруны көчәйтергә мөмкин. Сәбәбе — безнең генетик кодыбызның туган җиребездә үсә торган үсемлекләрнең генетик коды белән бер-беренә яраклашуында.
Татарстанда традицион саналган үләннәр: бөтнек (мята), мелисса, мәтрүшкә һ.б. Үзебездә генә үсә торган бик сирәк үләннәр дә бар (аларны хәтта табуы авыр) яки ландыш кебек Кызыл китапка кертелгән, закон буенча җыярга ярамый торган төрләр бар. Шуңа күрә без күбрәк традицион үләннәргә өстенлек бирәбез.
Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов
Үләннәрне «Акыллы камера» танырга ярдәм итә
Урманда яки ачык табигатьтә үсеп утырган шифалы үләнне ничек күреп алырга? Хәзерге заманда технологияләр ярдәмгә килә. Моның өчен телефоныгызда «Акыллы камера» (Умная камера) кушымтасын кулланырга мөмкин, ул үләннең нинди төр икәнен тиз билгели.
Элек әти-әниләребез үз эшчәнлекләрен башлаганда юл күрсәткечләре, махсус китаплар йөртә иде, бөтен практика шуңа таянып башлана иде.
Үләннәрне җыюның төп кагыйдәләре
Үлән җыйганда билгеле кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
Табигатьне яратыгыз һәм үләннәрне җыйганда әдәпле булыгыз. Соңгы вакытта шундый күренеш бар: кешеләр җыелышып табигатькә чыгалар да, бөтен җирне таптап бетерәләр. Үләннәрне төбе-тамыры белән җыялар, ә киләсе елга ул урында берни дә калмый. Үләннәр арасында сак йөрергә һәм үсеп утырган үләннең өчтән бер өлешен (1/3) генә җыярга кирәк. Шул чакта ул киләсе елда да безгә һәм киләчәк буыннарга шифасын бирер.
Фото: © «Интертат», Владимир Васильев
Предприятие һәм юллардан ерак булган җиргә барыгыз. Үләннәрне сәнәгать биналарыннан, производстволардан бик еракта җыярга кирәк, чөнки алар радиацияне, авыр металлларны үзләренә тиз сеңдерү сыйфатына ия. Мондый җирдән җыйган үлән сәламәтлеккә зыян гына китерәчәк. Туфракны авыр металлардан чистарта торган үләннәр дә бар, мәсәлән, тузганак тамыры (одуванчик).
Үләнне беркайчан да юмыйбыз. Чиста җирдән җыйган үләнне юуның бернинди мәгънәсе юк. Аның өстендә төрле бөҗәкләр калдырган серкәләр бар — ул безнең иммун системасы өчен бик кирәкле субстрат. Бердәнбер искәрмә — гөлҗимешне юарга була, чөнки кайчак ул тузанлана.
Фото: © «Интертат», Владимир Васильев
Үләннәрне ай календаренә карап җыю мәҗбүри түгел. Үләннәрне ай календаре буенча гына җыярга кирәкме дигән сорауга белгечләр тәҗрибәгә таянырга киңәш итә. Мәсәлән, балан агачы Казанда бер вакытта чәчәк атса, Арча урман хуҗалыгында төньяктарак урнашканга күрә 10–12 көнгә соңрак чәчәк ата. Бу вакытта ай календаре инде үзгәрә. Төп күрсәткеч — үсемлекнең чәчәге ачылу һәм аның өлгергән булуы. Өлгергәч кенә җыярга киңәш ителә. Моңа өстәп, коры яки яңгырлы еллар була. Нәтиҗәдә үләннең өлгерү вакыты үзгәрә. Монда ай календаре белән яшәп булмый, үләнне сусыл вакытында җыярга кирәк.
Үләннәрне саклау
Җыйган үләннәрне дымсыз, салкынча, җилләтелә торган караңгы урынга урнаштырырга кирәк. Кайбер үләннәрне әйләндереп торырга туры килә. Алардагы файдалы матдәләр уртача 2 ел дәвамында саклана.
Фото: © «Интертат», Владимир Васильев
Үләнле чәйләрне дөрес ясау һәм төнәтү серләре
Кайнатмагыз. Үләннәрне кайнатып чыгарырга ярамый, чөнки алар — тере организм. 100 градус кайнарлыкта алардагы бөтен микроэлементлар һәм витаминнар таркала. Төнәткәндә дә, кайнап чыккан суны 2-3 минут тотып, температураны 60–80 градуска җиткергәч кенә файдаланырга кирәк.
Үләннәрнең тамырларын һәм гөлҗимешне башкача эшкәртәләр. Аларның суны сеңдерү вакыты озынрак. Тамырлардагы файдалы матдәләрне тулысынча чыгару өчен, аларны кабат-кабат (2-3 тапкыр) кайнатырга да мөмкин.
Җылы килеш эчегез. Организмга мөмкин кадәр файдалы булсын өчен, үләнле чәйне җылы килеш эчәләр. Бу ашказаны-эчәк трактын тынычландыра, ашказанын да пешерми.
Фото: © «Интертат», Владимир Васильев
Үләнле чәйләрне күпме һәм ничек эчәргә?
Бер генә төр үләнне озак вакыт һәм зур күләмдә эчәргә киңәш ителми. Теләсә кайсы үләннең составында уңай яклары белән бергә тискәре яклары да бар.
Фото: © «Интертат», Михаил Захаров
Мәсәлән, кычыткан – канны чистарта торган, яз көне витамин чыганагы булып торган искиткеч үлән. Әмма тромбофлебит белән интегүче кеше аны ай дәвамында гына эчсә дә, канны куертып, тромбофлебит һәм варикоз буенча тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Шуңа күрә, хәтта иң гади үләннәрне дә бергәләп кушып ясарга киңәш ителә. Уртача 5-6 төрле үләнне берләштерергә була. Бер үләннең тискәре йогынтысы булса, икенче үлән аның тискәре үзлеген бетерә. Иң популяр үләннәр:
- Кара карлыган яфраклары;
- Сырганак (облепиха) яфраклары;
- Кура җиләге яфраклары;
- Ромашка;
- Мелисса;
- Шалфей;
- Бөтнек (мята);
- Мең яфрак (тысячелистник);
- Цикорий.
Фото: © «Интертат», Владимир Васильев
Үләннәрне кайчан эчәргә?
Ашар алдыннан (30 минут алдан): Бавырга һәм үт ташларына йогынты ясый торган үләннәрне ашаганчы җылы килеш эчәләр. Алар ашказаны-эчәк трактын ризыкны кабул итәргә әзерли, үтне сыеклата, спазмнарны киметә.
Ашаганнан соң (1 сәгать үткәч): Ашаган ризык берничә сәгать дәвамында эшкәртелә. Ул вакытта (якынча 1 сәгатьтән соң) бөер төнәтмәсен эчәргә мөмкин. Бөерләр – организмның детоксикация системасы, шуңа күрә үләннәр ярдәмендә организмны чистарту бик нәтиҗәле була.
Фото: © «Интертат», Солтан Исхаков
«Үләннәр бәла-казалардан саклый дип ышанганнар»
Паразитларга каршы кулланыла торган үләннәр арасында иң куәтлеләренең берсе – әрем (полынь горькая). Шулай ук сары мәтрүшкәне (зверобой) да борынгыдан өйгә нәкъ менә шундый максатлар белән алып керә торган булганнар.
Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов
Шулай ук зәңгәрсу чәчәкле чәнчү уты (зәңгәрбаш, чәнчәвек – синеголовник) дигән үлән бар. Ул кырларда үсә, аны өйдә коры килеш сакларга мөмкин. Ул бик эстетик, матур күренә һәм өйне саклаучы талисман булып хезмәт итә.
Халык арасында усак кайрысын (кора осины) куллану да бик популяр. Аны порошок рәвешендә дә, төнәтмә итеп тә файдаланалар. Шулай ук мелисса турында да кызыклы ышану бар: ул теләсә кайсы теләкне тормышка ашыра, диләр. Мелисса чәен эчәргә, өзеп алгач та кесәгә, кием арасына салып куярга мөмкин. Халык медицинасында мондый традицияләр бик күп. Бу нәрсәләргә ышанырга да, ышанмаска да мөмкин, әмма аларны белеп тору комачауламый.
Агулы үләннәрнең дә шифалы матдәләре бар
Бер-берсе белән бөтенләй килешми торган үләннәр гамәлдә юк диярлек. Әмма күләмне чама белән кулланырга тиешле берничә үлән бар. Мәсәлән, аконит һәм түндербаш (болиголов). Бу үсемлекләр халык арасында шешләргә каршы чара буларак билгеле, әмма аларны бары тик тамчылап кына кулланырга ярый.
Мондый үләннәрне кулланганда төп кагыйдә – бавыр һәм бөерләрне саклау. Алар, бер яктан, агулы саналса, икенче яктан, кечкенә микъдарда яман шешләргә каршы искиткеч чара булып тора. Фитотерапияне дәвалану яки профилактика өчен өйрәнә башлаганда һәрвакыт дозировканы һәм куллану принципларын төгәл үтәргә кирәк.
Фото: © «Интертат», Владимир Васильев
Август башында нинди үләннәр җыярга?
Хәзер гөлбадран (пижма), мең яфрак (тысячелистник) һәм цикорий җыя торган чор. Шулай ук сәламәтлек өчен корымаган, кояш нурлары астында янмаган үләннәрне җыеп калырга мөмкин. Көз җиткәч, үләннәрнең тамырларын җыю вакыты башлана.
Мәтрүшкә июльдә чәчәк атты, соңга калсаң җыюның мәгънәсе бармы, диләр. Әлбәттә! Үсемлек үзенең шифасын бераз югалта, әмма аның шифалы матдәләре барыбер кала. Шифасы орлыгында да бар. Мәсәлән, сары мәтрүшкә (зверобой) дә чәчәк атып беткәч, аның орлыкларында бик күп файдалы матдәләр саклана. Шуңа күрә чәчәк аткан вакытта җыярга өлгерми калгансыз икән – бернинди куркыныч да юк, хәзер дә җыя аласыз.
Фото: © «Интертат», Рамил Гали
Фирая Захарова: «Ирем мине дәвалар өчен фитотерапияне өйрәнә башлады»
Халык медицинасы белгече, 40 елдан артык үләннәр белән шөгыльләнүче Фирая Захарова әлеге очрашуда тормыш юлы һәм фитотерапиягә килүе турында сөйләде.

Гаиләмдә әтием дә, бабам да урманчылар булды. Мин үзем дә нәкъ урман эчендә туганмын, урманда үстем. Шуңа күрә үләннәрне туганнан бирле беләм. Балачактан ук табигатькә тартылдым: 6–7 яшьләремдә 2–3 тапкыр урманда адашып, мине урман хуҗалыгы эшчеләре эзләп табып алып кайтканнары истә. Табигать белән кызыксыну минем киләчәк юлымны билгеләде.
«Авыруым сәбәпле, ирем мине дәвалау чараларын эзли башлады»
Үлән белән дәвалаучы булып китүемә сәламәтлек белән бәйле проблемалар сәбәпче булды. Кияүгә чыккач, миндә бик көчле аллергия башланды. Бер хастаханәдән икенчесенә йөрдем, уколлар, системалар ясадылар... Бу чаралар вакытлыча гына ярдәм итте, соңрак бөтенләй файда бирми башлады.
Ирем минем интегүләремне күреп, дәвалауның башка юлларын эзләргә булды. Ул китапханәләргә йөрде. Өйгә китаплар алып кайтты, алып чыгып булмый торганнарын фотографиягә төшерде — андагы борынгы рецептларның фотолары бүгенгә кадәр бездә саклана.
Соңрак ул колхоз базарында үлән җыючы белгечләр белән танышты, алардан тәҗрибә алды. Нәтиҗәдә, үзе дә колхоз базарына чыгып эшли башлады. Безнең эш нәкъ шуннан башланды, мин бүген дә шунда эшемне дәвам итәм.
Фото: © «Интертат», Владимир Васильев
«Үләннәрне белеп һәм мәгънәсен аңлап эчәргә кирәк»
Ирем бөтен системаны ясап куйды: үләннәрне үзебез җыйдык, үзебез эчтек. Шулай итеп, бу эш тәртипкә салынды.
Шуны аңлау мөһим: үләннәр белән дәваланганда «Нәрсә эчәм? Ничек эчәм? Нинди максат белән эчәм?» - дигән сорауларга төгәл җавап булырга тиеш. Үлән чәен кемдер мактаган яки тәкъдим иткән өчен генә робот сыман эчәргә ярамый. Монда тирән мәгънә булырга тиеш.
Шуңа күрә үләннәр белән дәвалана башлаганчы:
- Мәҗбүри рәвештә медицина тикшерүен узарга;
- Безнең кебек белгечләргә яки үләннәрнең шифасын яхшы белгән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай эшләгәндә генә фитотерапиядә файда булачак. Үләннәр үзләре дә аллергия тудырырга мөмкин, әмма аларны дөрес кулланганда дәваланып була. Мәсәлән, колхоз базарында эшләгәндә, без марийлардан бик зур тәҗрибә алдык. Аларда үләннәр белән дәвалану белеме буыннан-буынга күчә. Бу – хәзер дә югалмый торган зур мирас.
Мәсәлән, кызылбаш (кровохлёбка) һәм бәпкә үләне тамыры (корень калгана) — марий халык медицинасының иң көчле чаралары. Аларның кулланылышы гаҗәеп киң! Кая гына барсам да, ул тамырларны үзем белән алып йөрәм. Агуланганда, кан сауганда, эч киткәндә 100 процент ярдәм итә! Әмма иң мөһиме — бу чараларның ничек һәм кайда ярдәм иткәнен төгәл белергә һәм дөрес куллана белергә кирәк.
Чираттагы язмабызда Татарстан җирлегендә үскән шифалы үләннәрдән төнәтмәләр әзерләү рецептлары һәм аларны куллану үзенчәлекләре тәкъдим ителәчәк.
Дәвамы бар...