news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Шифалы үләннәр, чәчәкләр җыйдык»: «Татмедиа» янында «Медиа Питрау» бәйрәме узды

Бүген «Татмедиа» бинасы каршындагы скверда «Медиа-Питрау» бәйрәме гөрләде. Кунакларны милли җыр-моң, хуш исле үлән чәйләре һәм керәшен мәдәниятенең үзенчәлекле мохите каршы алды.

news_top
«Шифалы үләннәр, чәчәкләр җыйдык»: «Татмедиа» янында «Медиа Питрау» бәйрәме узды
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Медиа-Питрау» проектын керәшеннәрнең «Туганайлар» культура-агарту газетасы оештыра. Быел әлеге чара бишенче тапкыр үткәрелде.

Сезне безнең бәйрәмебездә күрергә бик шатбыз. Җитәкчелегебезгә рәхмәт әйтәсем килә. Чөнки без биш ел бергәләшеп шушы бәйрәмебезне уздырабыз. Бәйрәмгә бик нык әзерләндек. «Туганайлар» редакциясе хезмәткәрләре урманнарга, кырларга чыгып шифалы үләннәрдән Питрау чәйләре әзерләде. Өегезгә кайткач, үлән чәен төнәтеп эчә аласыз, – диде «Туганайлар» газетасының баш мөхәррире Юлия Губина.

Бәйрәм кунаклары өчен махсус әзерләнгән фотозонада хуш исле үлән чәйләре салынган сашелар алырга, чәчәк такыялары киеп истәлеккә фотога төшәргә мөмкин иде. Бу кунакларның иң яраткан җире булгандыр.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Медиа-Питрау»да «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков та катнашты.

Питрау җитте – җәй бетте, диләр. Бу бәйрәм белән халкыбызны, хезмәттәшләребезне котлыйсым килә. Инде биш ел рәттән «Татмедиа» каршында «Медиа-Питрау» бәйрәмен үткәрәбез. Күптән түгел Казанның Уникаль осталык үзәгендә Питрауга багышланган фотокүргәзмә ачылды. Барыгызны да аны барып карарга чакырам, – дип сөйләде ул.

Шамил Садыйков Питрауны төрле милләтләрне берләштерүче бәйрәм дип тә атады.

Керәшен дусларыбызны чын күңелдән Питрау белән котлыйм. Питрау – бөтен татар халкының да бәйрәме ул. Анда керәшеннәр генә түгел, башка милләт вәкилләре дә җыела, бик күңелле итеп бәйрәм итәләр. Шушы зур бәйрәм атанасын һәрвакыт «Татмедиа»да башлап җибәрәбез, – диде «Татмедиа»ның генераль директоры.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Медиа-Питрау»да Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Казансу» ансамбле дә чыгыш ясады. Алар Казанда Гаилә үзәге янында уздырылган Россиякүләм VK Fest җәйге фестивалендә дә катнашканнар иде. Ансамбльнең репертурында төрле халык җырлары бар. Алар «Медиа-Питрау»да да керәшен җырларыннан кала, Кырым татарларының «Багъчаларда кестане» җырын башкардылар.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Керәшенчә винегрет» проектын оештыручы Евгений Максимовның «Керәшен борычы» дип аталган шаян җырының премьерасы булды. Бәйрәмдә аның кызы Антонина да катнашты. «Апуш» балалар театр студиясенә йөри торган Антонина сандугач турында шигырь сөйләде.

Бәйрәмдә шулай ук керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, җырчылар Алинә Давыдова, Алинә Әхмәтшина һәм Анастасия Иванова, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк каршында эшләүче «Тумар» ансамбле дә чыгыш ясады. Бәйрәмне Керәшеннәрнең җыелма КВН командасы уенчысы Дмитрий Баранов алып барды.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар