Сибай шәһәрендә Мitsubishi машинасы бер өйгә бәреп кергән
Авариядә өч кеше имгәнгән.
6 февральдә иртә белән Башкортстанның Сибай шәһәрендә юл һәлакәтендә өч кеше имгәнгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
ЮХИДИ белешмәсе буенча, Mitsubishi Lancer Cedia машинасын йөртүче идарәсен югалта һәм торак йортка бәрелә.
Авариядә машина йөртүче, салондагы 29 һәм 30 яшьлек ике пассажир ир-ат имгәнә.
Йортта яшәүчеләр имгәнмәгән.
Авариянең сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.