Сибай-Акъяр юлында коточкыч авариядә бер кеше үлгән, алты кеше имгәнгән
Ике машина кара-каршы бәрелешкән авариядә имгәнүчеләр арасында бер бала да бар.
Бүген иртән Башкортстанның Хәйбуллин районында Сибай- Акъяр юлында коточкыч авария булган. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.
Юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, алты кеше имгәнгән.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Лада Калина» һәм Mitsubishi ASX машиналары кара-каршы бәрелешкән. «Лада» белән Акъяр авылында яшәүче 37 яшьлек ир-ат, иномарка белән 28 яшьлек ир-ат идарә итә.
Авариядән соң «Лада» йөртүчесе урында ук һәлак була.
Иномарка йөртүчесе, ике автомобильдә булган биш пассажир имгәнә, аларны хастаханәгә китергәннәр. Имгәнүчеләр арасында бер бала да бар. Бу турыда Башкорстан буенча ЮХИДИ хәбәр итте.