news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сибайда иртәнге фаҗига: әтисе, әнисе һәм үсмер кыз һәлак булган

news_top
Сибайда иртәнге фаҗига: әтисе, әнисе һәм үсмер кыз һәлак булган
Фото: Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Сибай шәһәрендә берничә машина бәрелешкән, бер гаиләдән 3 кеше һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» яза.

Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, авария 9 октябрьдә иртәнге сигезенчеләр тирәсендә була. Skoda Yeti машинасы узарга чыккан чакта, үзе белән бер якка таба бара торган Skoda Kodiaq машинасына бәрелә. Аннары Yeti каршы яктан бара торган «КамАЗ»га бәрелә.

Skoda Yeti белән Сибайда яшәүче 41 яшьлек ир-ат идарә иткән. Ул үзе дә, салондагы 40 яшьлек хатын-кыз да «ашыгыч ярдәм» килгәнче үлгән, аларның үсмер кызы хастаханәдә вафат булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар