Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сиам игезәкләре, егетләре белән интим тормышларын сөйләп, бар халыкны шаккатырган

news_top_970_100
Сиам игезәкләре, егетләре белән интим тормышларын сөйләп, бар халыкны шаккатырган

АКШта яшәүче сиам игезәкләре (гәүдәләре тоташ игезәкләрне «сиам игезәкләре» дип атыйлар) Люпита һәм Кармен интим тормышлары турында ачыктан-ачык сөйләгәннәр.

Кызларның өске яклары үзләренеке, ә менә аскы як – бергә, әйтик бавырлары һәм интим органнары бер. Кармен уң, Люпита – сул аяк өчен җавап бирә, шуңа да аларга йөрергә өйрәнү бик кыен булган.

Аларның тормышлары бик кыен була, күп авырлыклар кичерәләр, әмма хәзер алар тулы канлы тормыш белән яши, өстәвенә, әле егет белән очрашып йөри дә башлаганнар. Дөресрәге, кызларның берсе. Люпита үзен асексуаль –сексуаль яктан хисләре булмаган кеше дип саный икән.

Кармен Даниэль исемле егет белән очраша башлаган. Ул танышулар сайтында егеткә үзенең сиам игезәге икәнен әйтә, ә егет куркып калмый, очраша башлый. Кармен егете турында сөйләгән: «Без Даниэль белән очрашабыз, әмма әлегә сексуаль якынлык юк. Безнең мөнәсәбәтләр – бик якын дуслык. Без кавышу турында сөйләшәбез, әмма башта бергә яшәр идек. Без балалар яратабыз, әмма үзебезнекен теләмибез. Люпита белән мин балага уза алмыйм, безнең эндометриоз (аналыктагы авыру), шулай ук, менструация булмасын өчен, без гормоннар кабул итәбез», – дигән ул. 

Даниэль аның игезәк сыңары белән дә аралаша икән. Кармен йоклап киткәч, Люпита аның егете белән сөйләшә икән.

Игезәкләр бер-берсенең кызыксынуларын хуплауларын әйткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100