Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сиңа язучы булырга кирәк»: Мәдинә Гайнуллина бәхет турында шәп пост язган

Әлмәт татар дәүләт драма театрының әйдәп баручы актрисасы тормыш мәшәкатьләренә уралып, бәхетле булырга онытмаска өндәгән.

news_top_970_100
«Сиңа язучы булырга кирәк»: Мәдинә Гайнуллина бәхет турында шәп пост язган
Салават Камалетдинов

Татарстанның атказанган артисты Мәдинә Гайнуллина искитмәле матур фото куйган. Аннары тормыш мәшәкатьләре һәм бәхет турында озын пост язган.

«Үскәндә менә 18 яшем тулгач, минем тормышым башкача — яхшырак булачак, дибез. Аннары кияүгә чыккач, өйләнгәч, яхшы эшкә урнашкач, аннары бала булгач, икенчесе, өченчесе тугач дип яшибез…

Аннары талчыгу сизә башлыйбыз, балалар үскәч, тормышлар җайлангач, үзебезне бәхетле хис итәрбез дибез. Балалар мөстәкыйль була башлагач, күчеш чоры башлана. Шуны җиңеп чыккач, җиңелрәк булыр инде, әз генә түзик, каты бәрелмик дип, бәхет килгәнне көтәбез. Аннары яңа өй салгач, машинаны яңарткач, ялга диңгез ярына барып кайткач, пенсиягә чыккач дип… Ә бит бәхет ул һәр туган көннең һәр мизгелендә.

Хәзер булмаса, кайчан? Безгә менә-менә чын тормыш башланыр, бәхет еракта түгел кебек. Тик һәрвакыт башта ниндидер тәмамланмаган эш, башланасы эш, чишелмәгән проблемалар, бурычлар, түләнеп бетмәгән кредит, ипотека һәм башкалар… Менә шуннан соң бәхетле проблемаларсыз тормыш башланачак дип яши бирәбез. Ә бит уйлап карасак, эш беркайчан да бетмәячәк. Безнең тормышыбыз шуннан гыйбарәт. Бәхеткә юллар юк, бәхет — ул үзе тормыш юлы. Күрә белгәннәр көннең һәр мизгеленнән бәхет таба. Вакыт аяусыз. Бәхет мизгелен бүләк итеп, кем беләндер - якыннарың, хәтта якын булмаганнар белән дә бүлешеп була.

Мәктәпне укып бетергәнне, институттан соң диплом алганны, җәйгә кадәр 5 кг ябыгам дигәнне, балалар туып мәктәпкә киткәнне, балалар өйләнешкәнне, Яңа елны, туган көнне, язны, көзне, ялларны көтеп яшәргә кирәк түгел. Бәхет ул - язмыш түгел, ул үзебез проблемалар дип атаган тынгысыз көннәр! Бәхет — ул яшәү!

Эшләгән эш урыныгызда акчасы әз, тик сез аны яратып башкарасыз икән, димәк, бу бәхет, мәхәббәттән мең кат дөрләп янып, ялгышып, үкенеп, кабат гашыйк булып — уттан чыгып, суга сикерәсез икән, димәк, сез бәхетле. Сабыйларыгыз сезгә төнлә йокларга бирми елый икән — бу күккә ашмас бәхет… һәм башкасы, һәм башкасы! Бары тик күрә генә бел! Ян, җырла, көл, елмай, шатлыгыңнан бар җиһанга кычкыр! Син бу дөньяга тууың белән үк бәхетле! Шатлыгыңнан һәр көн шулай бие, әйтерсең лә синең биегәнеңне беркем күрми! Мин яратам сине, тормыш!» - дип бик тә мәгънәле пост язган Әлмәт татар дәүләт драма театрының әйдәп баручы актрисасы.

«Мәдинә, бу роман бигрәк әйбәт, мәгънәле тормышчан килеп чыккан. Бәлки, сезгә романнар язып караргадыр», «Язучы булырга кирәк сиңа», - дип комментарий калдыручыларга артист: «Рәхмәт яусын инде, романнарны башкалар яза. Кайвакыт язасы килә дә, сызып куям инде», - дип җавап биргән.

Күпчелек инстачы театр артистының сүзләре белән килешкән.

«Нинди дөрес сүзләр! Һәр яңа көн — бәхет, мөмкинлекләр»;

«Килешәм, Мәдинәкәй! Күбесе шулай, тормышның узып киткәнен сизми дә кала. Дөньяның бар рәхәтен, ямен күреп, сизеп яшәргә кирәк»;

«Бүгенге көн белән яши белү - зур осталык, ә күбебез үткәндә яшәп яки киләчәктә яшәргә омтылып, тормыш узганын сизми кала», - дип язган тугры тамашачылар.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Үскәндә:"Менә 18 яшем тулгач,минем тормышым башкача -яхшырак булачак!",-дибез.Аннары кияүгә чыккач,өйләнгәч,яхшы эшкә урнашкач,аннары бала булгач,икенчесе,өченчесе тугач дип яшибез... Аннары талчыгу сизә башлыйбыз,балалар үскәч, тормышлар җайлангач үзебезне бәхетле хис итәрбез дибез.Балалар мөстәкыйль була башлагач,"урысча әйткәндә"переходной возрастлары"башлана.Шуны җиңеп чыккач,җиңелерәк булыр инде,әз генә түзик ,каты бәрелмик дип ,тагы бәхет килгәнне көтәбез.Аннары яңа өй салгач,машинаны яңарткач,отпускка диңгез ярына барып кайткач,пенсиягә чыккач дип.... Ә бит бәхет ул һәр туган көннең һәр мизгелендә. Хәзер булмаса,кайчан?Безгә менә-менә чын тормыш башланыр ,бәхет еракта түгел кебек. Тик һәрвакыт башта ниндидер тәмамланмаган эш, башланасы эш, чишелмәгән проблемалар ,бурычлар,түләнеп бетмәгән кредит,ипотека...һәм башкалар,һәм башкасы...Менә шуннан соң бәхетле проблемаларсыз тормыш башланачак дип яши бирәбез. Ә бит уйлап карасак,эш беркайчан да бетмиячәк.Безнең тормышыбыз шуннан гыйбарәт.Бәхеткә юллар юк,бәхет -ул үзе тормыш юлы.Күрә белгәннәр,көннең һәр мизгеленнән бәхет таба.Вакыт аяусыз.Бәхет мизгелен бүләк итеп ,кем беләндер якыннарың,хәтта якын булмаганнар белән дә бүлешеп була. Мәктәпне укып бетергәнне,институттан соң диплом алганны,җәйгә кадәр 5 кг ябыгам дигәнне,балалар туып мәктәпкә киткәнне,балалар өйләнешкәнне,Яңа елны,туган көнне ,язны,көзне,ялларны көтеп яшәргә кирәк түгел.Бәхет ул-язмыш түгел,ул үзебез проблемалар дип атаган тынгысыз көннәр!Бәхет -ул яшәү! Эшләгән эш урыныгызда акчасы әз,тик сез аны яратып башкарасыз икән,димәк бу бәхет,мәхәббәттән "мең кат "дөрләп янып ",ялгышып,үкенеп,кабат гашыйк булып -уттан чыгып,суга сикерәсез икән,димәк сез бәхетле ,сабыйларыгыз сезгә төнлә йокларга бирми елый икән-бу күккә ашмас бәхет...һәм башкасы,һәм башкасы!Бары тик күрә генә бел!Ян,җырла, көл,елмай, шатлыгыңнан бар җиһанга кычкыр!Син бу дөньяга тууың белән үк бәхетле!Шатлыгыңнан һәр көн шулай бие,әйтерсең лә синең биегәнеңне беркем күрми!Мин яратам сине #тормыш# Образ от @mate_realizacia Украшение от @alsu_sibgatullina_design

Публикация от Мадина tatar Ka (@madina_tatarka)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100