«Сиңа охшаган» — җырчы Рузилә Хәертдинованың гаиләсе ишәйгән
Җырчы үзенә Яңа елга бүләк ясаган - кечкенә песи малае алып кайткан.
Рузилә Хәертдинованың гаиләсе арткан — җырчы, Яңа елга бүләк итеп, кечкенә песи баласы алып кайткан.
«Хәезр безнең белән менә шундый могҗиза яши», — дип яза ул инстаграмда.
«Нинди матур», «Галәгезнең ишәюе белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сау-сәламәт булып, сезне сөендереп үссен», «Төнге тыгыдык алдыгызмыни?», — дип комментарийлар калдырган инстачылар.
Кайберәүләр песи малаен Рузиләне үзенә охшатканнар. «Тач син булган бит бу, шундый тәти», «Синең яңа чәч төсеңә туры килеп тора», «Кайлардан таптыгыз мондый җимешне?» — дип сораганнар.