Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Сиңа куркыныч сихер ясаганнар": Бер хатын күрәзәчегә миллион сумлык бизәнү әйберләрен биргән

"Сиңа куркыныч сихер ясаганнар": Бер хатын күрәзәчегә миллион сумлык бизәнү әйберләрен биргән

news_top_970_100
"Сиңа куркыныч сихер ясаганнар": Бер хатын күрәзәчегә миллион сумлык бизәнү әйберләрен биргән
Самара өлкәсендә яшәүче хатынны "сихер буенча" хезмәт күрсәтүче кеше миллион сумга алдаган. Ышанучан клиент бизәнү әйберләрен күрәзәчегә биреп җибәргән. Бу турыда КТВ -Луч каналы хәбәр итте. 

40 яшьлек күрәзәче хатын Самарага Түбән Новгород өлкәсеннән килә. Күрәзәче үзенең корбанын тышкы кыяфәтенә карап сайлый. Ул Самарада яшәүче бер хатынның күп итеп кыйммәтле зәркән эшләнмәләре тагып йөргәненә игътибар итә. Шуннан соң күрәзәче бай хатынның өенә килә һәм ишеген шакый. Ул хуҗабикәгә бозым, сихер турында сөйли. Имеш, аны бик куркыныч бозым белән сихерләгәннәр. Күрәзәче бозымны чыгарырга тәкъдим итә һәм хуҗабикәдән кыйммәтле бизәнү әйберләрен биреп торырга сорый. Шуннан соң ул тиз генә бизәнгечләрне чүпрәккә төрә, куллары белән өшкергән булып кылана һәм чыгып югала. Күрәзәче китеп баргач кына, хуҗабикә алтын-көмешләренең өйдә булмавын абайлап ала.

"Без шул ук көнне җинаять эше кузгаттык. Эш аеруча зур күләмдә алдау гамәлләре буенча ачылды. Урланган әйберләрнең бәясе чама белән 1 миллион 200 мең сум дип исәпләнә. Без видеокүзәтү камералары кадрларын өйрәндек. Шуннан соң җинаятьтә шикләнелүчене таптык. Хәзер җинаять эшен судка тапшырдык", - дип сөйләгәннәр Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча Баш идарәсендә.

Күрәзәчегә 10 елга ирегеннән мәхрүм ителү һәм зур штраф яный, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100