Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Сиңа алмашлар үсә бит, Фирдүс!" Фирдүс Тямаевны Әмир исемле малай бертуктаусыз көлдергән

Фирдүс Тямаев Яр Чаллыда гастрольләре белән булганда Әмир исемлек малай белән танышкан. Әмир Фирдүс Тямаевны кунак кына итмәгән, рәхәтләндереп көлдергән дә. Бу мизгелне җырчы видеога төшереп, Инстаграмдагы сәхифәсенә урнаштырган.

news_top_970_100
"Сиңа алмашлар үсә бит, Фирдүс!" Фирдүс Тямаевны Әмир исемле малай бертуктаусыз көлдергән
Әмир белән Фирдүс Тямаев арасында түбәндәге диалог була:

- Фирдүс Тямаев килде! Ой, не могу
- Исемең ничек?
- Әмир.
- Нишләттең кулыңны?
- Ваттым.
- Сындырдың что ли?
- Әйе.
- Мине беләсеңме соң? - дип сорый Фирдүс Тямаев малайдан. Әмир югалып калмый, шунда ук, - Син мине беләсеңме? - дип сорау бирә.

"Тизрәк карагыз һәм көлегез. Кәефле! Әмир исемле егет минем белән танышырга керде", - дип язган Фирдүс Тямаев.

"Сиңа алмашлар үсә бит, Фирдүс", "Кичәдән бирле кабат-кабат карыйм, туктап булмый көлүдән", "Фирдүс брат,бу баланы алып баручы итеп группаңа ал син", "Килештерәсез только... Шундый кызык килеп чыга бит әле... Үзеннән-үзе көләсе килә", "Молодец малай, югалып калганнардан түгел", "Мәзәк аңлаганы баланың кечкенәдән үк күренеп тора", "Бигрәк матур, ягымлы малай! Шлукадәр рәхәтләнеп көлә, аның җелән бергә үзем дә көлеп утырдым. Йогышлы көлү", - дип язганнар Фирдүс Тямаевка.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100