news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

"Шырпы яндыра күрмәсеннәр": Алсу сәхнәгә тулысынча кәгазьдән ясалган күлмәк киеп чыккан

Бу күлмәкне балалар ясап биргән.

news_top
"Шырпы яндыра күрмәсеннәр": Алсу сәхнәгә тулысынча кәгазьдән ясалган күлмәк киеп чыккан

Җырчы Алсуга кәгазьдән күлмәк ясап биргәннәр. Ул шушы киемне киеп сәхнәгә чыккан. Бу турыда Алсу үзе инстаграмдагы сәхифәсендә язды.

«Мондый күлмәк киеп сәхнәгә чыкканым юк иде әле. Бу сәнгать әсәре тулысынча кәгазьдән ясалган. Ә иң гаҗәбе, аны балаларның алтын кулы ясаган», — дип яза Алсу.

Инстачылар күлмәкне ошаткан. «Алсу, син матур», «Нинди күлмәк киеп чыксаң да, һәрвакыт матур син», «Мөлаем», дип язалар.

«Иң мөһиме, шырпы яндыра күрмәсеннәр», дип шаяртып та язганнар. Алсуны Надежда Бабкинага, Ирина Дубцовага охшатучылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар