"Шырпы тартмасына сыярлык": Узган көздә югалган 19 яшьлек кызның бармагын һәм чәчләрен генә тапканнар
"Шырпы тартмасына сыярлык": Узган көздә югалган 19 яшьлек кызның бармагын һәм чәчләрен генә тапканнар
Соликамск шәһәрендә югалган 19 яшьлек Викториянең бер бармагын, чәчләрен һәм итеген генә тапканнар. Бу турыда «Экспресс газета» язды.
Виктория исемле кыз 2018 елның көзендә сөйгән егете белән талашкан һәм кая барганын да әйтмичә, китеп барган. Ике көннән Виктория Пермь шәһәрендә булуын хәбәр итә. Кыз яңа сөйгән яры Дима белән яшәвен әйтә. Шуннан соң ул берничә смс яза һәм аның белән элемтә бетә.
Кызның әнисе борчыла башлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Виканың танышлары сүзләренчә, кыз фахишәлек белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә әнисе кызын бәлага тарыган дип курка.
Кызны полиция эзли башлый. Викториянең әнисе экстрасенсларга да мөрәҗәгать итә. Соңрак кыз аралашкан Диманың хөкем ителгән кеше булуы ачыклана. Бу кеше кызны үтергән, мәрхүмә исеменнән смс язган.
Җинаятьче