Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шыгырданнан «Мисс Татарстана»да җиңгән Динә Россиякүләм бәйгедә «Вице мисс» булган

Шыгырдан кызы Динә Юнысова быел «Мисс Татарстана» бәйгесендә җиңгән иде. Татар кызы «Вице мисс Студенчество России» һәм «Мисс интеллект» исеменә лаек булганы турында инстаграмында яза.

news_top_970_100
Шыгырданнан «Мисс Татарстана»да җиңгән Динә Россиякүләм бәйгедә «Вице мисс» булган
Абдул Фархан/архив

Бу тормышта бөтен нәрсә чынга аша, иң мөһиме — ышанырга һәм куйган максатыңа омтылырга кирәк.

XV Бөтенроссия акыл, иҗат һәм спорт конкурсына ел саен илнең иң алдынгы яшьләре җыела.

Ура! Мин әле генә «Вице мисс Студенчество России» һәм «Мисс интеллект» исеменә лаек булдым.

Туганнарыма, дусларыма, «Мисс Татарстана» бәйгесе оештыручыларына миңа ышанганнары һәм ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт! Җиде көн дәвамында Татарстанны лаеклы рәвештә тәъдим итәргә тырышуым өчен үземә рәхмәт әйтәм, — дип яза Динә Юнысова.

Динәне инстаграмда язылучылары котлаган. «Безнең акыллыбыз», «чын йөрәктән котлыйбыз, син — горурлыгыбыз», «уңышлар телибез, матуркай» дигәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100