Шыгырданда икешәр баласы булган ике яшь хатын концертка барганда һәлак булган
Чувашстан трассасында "Калина" белән фура бәрелешеп, 27 һәм 23 яшьлек ике хатын үлгән.
Коточкыч юл һәлакәтендә әнисе үлгән бала быел беренче сыйныфка укырга барырга тиеш, дип язалар матбугат чараларында. Мәрхүмәләр икесе дә Шыгырданда яшәгән. Якынча мәгълүматлар буенча, аларның билгеле татар артисты концертына барулары булган.
Чувашстанда яшәүче журналист Рәфис Җәмдихан бу хатыннарның берсе җирле "Ак калфак" оешмасы рәисенең кызы булуы турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, һәлак булган ике хатынның да икешәр баласы ятим калган.
Прогород сайты фотолары: